Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: ноябрьдә нинди фильмнар карарга?


Киноханә шәлкеме яңа башланган айның иң кызыклы премьералары белән таныштыра. Ноябрьдә кинотеатрларда маҗаралы фантастик вакыйгаларны һәм дә чынбарлык драмаларны да күреп була.

11 ноябрь көнне танылган актерлар төркеме катнашындагы "Килеп җитү" (Arrival) фильмы күрсәтелә башлый. Эми Адамс, Джереми Реннер, Майкл Стулбарг катнашындагы бу фантастик триллер режиссеры – криминал фильмнар төшереп танылган канадалы Дени Вильнев. Фильм бюджеты – 50 миллион АКШ доллары.

Планетаның төрле урыннарында беркем танымаган оча торган җиһазлар барлыкка килә. Алар чит планеталардан, максатлары аңлашылмый. Барлык дөньяның хәрби көчләре сугыш хәленә китерелгән, кешелекнең даһи акыл ияләре исә чакырылмаган кунаклар белән элемтәгә керү юлын эзли. Баш каһарманнар – лингвист Луиза Бэнкс белән физик Ян Доннелига алар белән аралашу максаты куела.

Фильм американ язучысы Тед Чанның "Синең тормыш хикәясе" фәнни-фантастик әсәренә нигезләнеп төшерелгән. Шуңа күрә аның беренчел атамасы "Синең тормыш хикәясе" булган, тик фокус-төркемнәренә фильм атамасы уңышсыз булып күренгән, шуңа аны гадиләштергәннәр.

​Фильмда бары тик фәнни һәм фантастик темалар гына түгел, рухи һәм гомумкешелек мәсьәләләр күтәрелә. Кинотәнкыйтьчеләр тарафыннан әлегә югары бәяләмәләр куела.

Һарри Поттер дәвамы

Быелның иң кассалы фильмнарның берсе нинди булыр? Моны фаразлау авыр түгел, чөнки экраннарда миллионлаган фанаты булган Һарри Поттер фильмнарының спин-оффы (алтарихы) күрсәтелә башлый. "Фантастик хайваннар һәм аларның яшәү урыннары" (Fantastic Beasts and Where to Find Them) исемле фэнтези Һарри Поттер турындагы китапларга нигезләнеп төшерелгән.

Вакыйгалар шул ук тылсымлы дөньяда, XX гасыр башында сурәтләнә. Ньют Скамандер исемле тылсымлы җан ияләрен өйрәнүче язучы Нью-Йоркка килә, тик аның хайваннары төрле якка таралып югала. Тылсымлы дөньяны гади кешеләргә белдертү куркынычы барлыкка килә. Ньют яңа дуслары белән вазгыятьне төзәтергә тырыша.

Элекке Һарри Поттер турындагы фильмнар белән чагыштырганда, "Фантастик хайваннар" олырак аудиториягә юнәлгән дип санала. Төп рольләрдә Эдди Редмэйн, Кэтрин Уотерстоун, Колин Фарррелл, Саманта Мортон уйный. Сценаристы – Джоан Роулинг үзе. Режессура эшен янә Дэвид Йейтска биргәннәр. Бюджет та кечкенә түгел, 225 миллион доллар.

Фильмга игътибар шактый зур. Белгечләр аның кассасы 1 миллиард доллардан артыр дип фаразлый. Warner Brothers исә вәгъдә ителгән 3 фильм урынына 5 фильм чыгасын игълан итте. Һарри Поттер турында әкиятләрдә үскән буынны бу шатландыра гына.

Детектив триллер

Бу айда психологик триллер яратучыларга "Поезддагы кыз" (The Girl on the Train) фильмы кызык булыр. Төп рольдә биредә Эмили Блант уйный. Режиссер исә танылган "Асрау" фильмы режиссеры Тейт Тейлор.

Ялгыз хатын-кыз элекке иренең яңа гаиләсе турында күп уйлый һәм аны күзәтә. Һәм хатын-кыз югалуда аны гаепли башлыйлар. Үзен аклау өчен Эмили Блант каһарманы үзе табышмакны чишә башлый.

Мин, Дэниел Блэйк

Инде октябь аенда экраннарга чыккан бу фильмга да күз салырга киңәш итәбез. Күбрәк тар даирәгә кызык булган чынбарлык драма фильмы бу. Ул интернет һәм заманча тормыш чорында ялгыз ир-ат турында.

Дэниел Блэйк тормышын бәхетле дип атап булмый. Хатыны вафат була, балалары юк, сәламәтлеге белән проблемнар туа, эш таба алмый. Дәүләткә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган Блэйк финанс ярдәм алырга тели. Тик гомерендә кулында смартфон һәм санак тычканын да тотмаган ир-атка барлык гариза тутыру эшләрен онлайн башкарырга туры килә.

Бу фильм иң авыр вазгыятьтә дә ир-ат һәм Кеше булып калу турында сөйли. Быелгы Канн фестивалендә ул Алтын пальма ботагына лаек дип табылды.

XS
SM
MD
LG