Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда алданган дольщиклар митингка чыкты


Митингка чыгучылар "Салават күпере" торак комплексында төзелешне дәвам итүне таләп итте.

4 ноябрь – Русиядә бәйрәм ителгән Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда акча кертеп фатирлы булам дип алданганнар (дольщиклар) митингка чыкты. Алар Казанның "Салават күпере" дип аталган торак бистәсендә туктап калган төзелешне дәвам итүне таләп итте. Чыгыш ясаучылар арасыннан берәү Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны туктап калган төзелешне килеп карап китәргә чакырды. Эшләр алга китмәсә Мәскәүгә кадәр барырга җыенулары турында да сүз булды.

Бу чарада катнашучылар "Укытучылар һәм табиблар хакимиятләргә кирәкми", "Абдуллин һәм (республиканың торак фонды җитәкчесе), Метшинның (Казан мэры) өйләре агачтан, ә минем бөтенләй юк" һәм башка шигарьләр күтәргән иде.

Казанның Горки бистәсендәге "Дан скверы"нда үткән митингта 40лап кеше катнашкан. Чара алдан Казан хакимиятләре белән килештерелгән булган. Бу хакта Азатлыкка ЛДПРның Балтач бүлеге җитәкчесе Рафаэль Шакиров хәбәр итте. Чараны алданучылар һәм әлеге фирка бергәләп үткәрде.

XS
SM
MD
LG