Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтонны президент итү таләбе белән 3,3 млн артык кеше петиция имзалады


Һиллари Клинтон
Һиллари Клинтон

Петицияне имзалаучылар 19 декабрь булачак формаль сайлауда Коллегияне демократ Һиллари Клинтон өчен тавыш бирергә чакыра.

12 ноябрь Казан вакыты белән 12 сәгатькә Һиллари Клинтонны АКШ президенты итү таләбе белән 3 млн 350 меңнән артык кеше Change.org сәхифәсенә куелган петицияне имзалаган иде. Алар 19 декабрь булачак формаль сайлауда Коллегияне демократ Һиллари Клинтон өчен тавыш бирергә чакыра. Петициядә "Клинтонны халык сайлады" дип тә язылган.

Клинтон тарафдарлары 8 ноябрь узган сайлауда үз намзәтләренең җиңелүен танымый. АКШтагы шәһәрләрдә республикан Дональд Трампка протест чаралары үтә.

XS
SM
MD
LG