Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Бәшәр: "Бала ана телен, тарихны белә икән, чын каһарман булып үсәчәк"


Рәшит Бәшәр
Рәшит Бәшәр

Татарстанның Кукмара районы Янил авылы мәктәбендәге балалар оешмасына язучы, шагыйрь Рәшит Бәшәр исеме бирелде. Азатлык сорауларына җавап биреп, язучы да, мәктәп укучылары да мәктәпләрдә элекке октябрят, пионер оешмаларын хәтерләткән оешмалар төзелүне хуплавын белдерде.

Рәшит Бәшәрнең шигъри юллары, рәсеме мәктәп диварына эленде. Язучы эзтабар балаларга яулыкчыклар да бәйләде. Соңрак мәктәпнең урта һәм өлкән сыйныф укучылары, районның татар теле, әдәбияты укытучылары катнашында мәҗлесләр залында Рәшит Бәшәр иҗаты турында сөйләшү, фикер алышу да булды. Шушында чыгыш ясап, “Бүген дә, киләчәктә дә, кая гына барсагыз да, туган телегездә сөйләшегез. Минем әсәрләрдә Алтын Урда, Болгар чорлары да тасвирлана. Үткәннәрдә без кем идек тә, хәзер кем? Шушылар хакында да уйланулар бар. Хәзер татарлар башка милләтләр өчен бала тудыралар. Милләтне үстерә торган күренеш түгел бу. Шуңа, өйләнүгә, кияүгә чыгуга җитди карасагыз иде”, дигән теләкләрен җиткерде Рәшит Бәшәр. Шулай ук мәктәп балалар оешмасына үз исемен бирүне хөрмәт күрсәтү дип бәяләп, рәхмәтләрен җиткерде.

Янил Мәктәбендә
Янил Мәктәбендә

Мәктәпләрдә эзтабарлар, варислар оешмаларын булдыра башлауда кемнәрдер совет чорын, андагы пионер, комсомол заманнарын да искә төшерергә, шул вакытларга кайта башлау белән дә бәйләнешләр күрергә мөмкин. Балаларны туплау гамәлен оештыручылар үзләре бу хакта нинди фикердә соң?

Янил мәктәбе мөдире Ришат Шакиров: “Мәктәп балалар оешмасына якташыбыз Рәшит Бәшәр исемен бирәбез икән, бу зур җаваплылык та. Балалар бу исемне аклау өчен тырышырга тиеш була инде” диде.

Искә төшерик, шушыларга охшаш сүзләр теге заманнарда да еш яңгырый иде бит. Павлик Морозов, Юрий Гагарин исемендәге отрядларны һәр мәктәптә диярлек очратырга мөмкин булды. Татарстан мәктәпләрендә совет чорларын кабатлый башлаганнармы? Без әлеге чараны шушы яссылыкка күтәреп, сораулар аша ачыкларга булдык.

Айсылу Хисмәтова
Айсылу Хисмәтова

Янил мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, балалар оешмасына нигез салучы Айсылу Хисмәтова:

– Безнең авыл җирлеге СССР, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган язучы, шагыйрь Рәшит Бәшәрнең шушы төбәктән булуы белән горурлана. Ул уналты китап авторы. Балалар оешмасына аның исемен бирү теләге берничә ел яшәп килде. Моны элекке еллар традицияләре белән дә бәйләргә буладыр. Чөнки үткәнне оныткан халыкның киләчәге юк, диләр. Балалар Рәшит абыйны белергә тиешләр. Рәшит абыйны белү – авылның үткәнен белү. Чөнки аның һәр әсәрендә туган ягы, балачагы сурәтләнә. Үткәннәргә кайтабыз дисәк, хата булмас.

– Айсылу ханым, сүз, әлбәттә, октябрятлар, пионерлар оешмалары хакында бармыйдыр. Ә менә сездә хәзерге балалар оешмасы эшчәнлегенең эчтәлеге нидән гыйбарәт?

Кемдер эзтабарны октябрят итеп фаразласа, варисны пионер итеп кабул итә

– Хәзер мәктәпләрдәге оешмаларның исемнәре башка. Башта иң кече сыйныфларны эзтабарлар оешмасына, берничә елдан варислар оешмасына кабул итәбез. Эзтабарлар элеккене, үткәнне эзләп табарга тиешләр булып чыга. Димәк, алар авыл тарихы белән дә, аннан чыккан күренекле шәхесләр белән дә кызыксынырга тиешләр. Кемдер эзтабарны октябрят итеп фаразласа, варисны пионер итеп кабул итә. Варис сүзе үзе үк традицияләргә бәйләнеп тора, дәвамчы дигәнне аңлата.

Янил авылы урамы
Янил авылы урамы

– Якын-тирә авылларда да мондый хәрәкәт күзәтеләме? Рәшит Бәшәр кебек танылган шәхесләре булмаган мәктәпләр бу юнәлештә ничегрәк эшли?

– Мин белгән һәр мәктәптә мондый хәрәкәт, балалар оешмалары бар. Әйе, һәр төбәктә шәхесләр булмаска да мөмкин. Менә безнең күршедәге Олыяз авылы мәктәбе балалар оешмасы Фәнис Яруллин исемен йөртә. Татар дөньясында шәхесләр күп һәм аларны шушы максатта кулланырга була. Ул шәхесләр милли рухлы булсын. Шулар ярдәмендә бала туган телне, гореф-гадәтләрне белсен, дигән теләк белән эшлибез.

Рәшит Бәшәр китаплары
Рәшит Бәшәр китаплары

Айсылу ханым белән әңгәмәдән соң сүзебезне Рәшит Бәшәр белән дәвам итәбез.

– Рәшит әфәнде, туган авылыгыз мәктәбе балалар оешмасына сезнең исемне биргәннәр. Бу совет кыйммәтләренә кире кайту түгелме, тәкъдим сезнең белән килештерелгәндер дип уйлыйк.

– Моны совет кыйммәтләренә кайту дип кабул итмәдем. Бездә бит идеология дигән әйбер юк. Мин үзем окябрят, пионер һәм комсомол булып үскән кеше. Безгә күпмедер дәрәҗәдә әхлак, тәрбия гадәтләрен сеңдерде. Хәзер шул әйбер юк. Моны кире кайтару күпмедер элекке традицияләрне кире кайтару да булып торадыр. Бала нәрсәгәдер ышанганда, аны кабул иткәндә, чын кеше, ватанпәрвәр булып үсә ала.

Кичәдә Янил мәктәбе укучылары
Кичәдә Янил мәктәбе укучылары

– Эзтабарлар, варислар хәрәкәте Татарстанда гына үсеш алган, Русиянең башка төбәкләрендә ул юк дәрәҗәсендә, дигән фикерләрне дә ишетергә туры килә.

– Татарстандагы мондый үзгәрешләрне рәхәтләнеп кабул итәм. Бала ата-баба, үткәннәрне, гореф гадәтләрне белмичә кеше була, нәселне саклый алмый. Хәзер иң мөһиме, нәселне саклау. Шулай булганда гына милләт яшәячәк. Барысы да бик гади. Эзтабарлар, варислар нәкъ менә шул кыйммәтләрне саклауга юнәлтелә, илгә мәхәббәт тәрбияләнә. Иң мөһиме шул. Бала ана телен, үткәнне, тарихны белә икән, чын каһарман булып үсәчәк. Каһарманнар күбрәк булган саен, дәүләт озаграк яшәячәк.

– Рәшит әфәнде балалар оешмасына сезнең исемне бирүне ничек кабул иттегез?

– Гадәти кабул иттем. Чөнки мин балалар өчен язам. Балаларда ата-анага, туган җиргә, Татарстанга хөрмәт хисе уятырга тырышып иҗат итәм. Татарстан бик бай, көчле республика. Балалар шушы республиканы туган тел белән дә, электән килгән милли гореф-гадәтләр белән дә яшәтергә, алга алып барырга тиеш була.

XS
SM
MD
LG