Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тукайга сәяхәт" график новелласы

Казан кирмәнендәге "Манеж"да "Тукайга сәяхәт" күргәзмәсе бара. Ул шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышлана. Анда беренче тапкыр республиканың бөтен коллекция һәм фондларында сакланган, Тукайның мирасын сурәтләгән кулъязмалар һәм шагыйрь исән чатка бастырылган китаплар күрсәтелә. Күргәзмәдә шулай ук рәссам Гүзәл Гарипованың Тукай тормышының төрле мизгелләрен тасвирлаган график новелласы да урын ала. Андагы рәсемнәр географик принцип нигезендә ясалган. Азатлык автор рөхсәте белән новелланы укучыларга тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG