Русия хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы әлеге вакытта хезмәткәрләрнең мәгълүматын тутырыр өчен махсус анкета төзү белән шөгыльләнә. Әгәр түрә аккаунтын күрсәтергә онытса яки күрсәтергә теләмәсә, аны эштән алырга мөмкиннәр, дип яза Известия.
Әлеге таләп 2016 елның 1 июлендә гамәлгә кергән Дәүләт хезмәте турындагы канун нигезендә куелган. Хезмәт министрлыгында белдерүләренчә, таләпнең максаты – “дәүләт хезмәтендәгеләрнең һөнәри этиканы үтәвен тәэмин итү”.
Элегрәк WhatsApp, Viber һәм Telegram кебек Русиядә сертификация узмаган кушымталар кулланган Русия түрәләренә шелтә белдерү һәм эшеннән алу янарга мөмкин дип хәбәр иткәннәр иде. Федераль иминлек хезмәте 2017 елның беренче чиреге ахырына кадәр бу уңайдан норматив-хокукый актлар әзерләячәк диелде.
Күптән түгел Дагыстанның дәүләт матбугат чараларында эшләүче журналистлардан хакимият оешмаларына социаль челтәрләрдәге сәхифәләре турында мәгълүмат бирүне таләп итүләре турында да билгеле булды.