Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 15:31

Танылган фәлсәфәче, дин белгече, Русия ислам комитеты рәисе дүшәмбегә каршы төндә 70нче яшендә вафат булган. Бу хакта аның Facebook сәхифәсендә хәбәр ителә.

Журналист Максим Шевченко Хәйдәр Җамал озакка сузылган каты авырудан вафат булды дип яза.

Җамал Алматы шәһәрендә 6 ноябрьдә "Кенсай-2" зиратында җирләнәчәк, диелә.

Хәйдәр Җамал 1947 елның 6 ноябрендә Мәскәүдә туа. 1965 елда Мәскәү дәүләт университеты каршында Көнчыгыш телләр институтына укырга керә, ләкин бераздан аннан куыла.

1979 елдан Җамал Таҗикстандагы ислам даирәләре белән актив эш алып бара башлый. 1989 елда берничә ел дәвамында "Хәтер" җәмгыятенең координация шурасында тора.

1990 елда "Тәүхид" мәгълүмати үзәккә нигез сала һәм "Әл-Вахдат" гәзите чыгара башлый.

Җамал Русия ислам комитетында 1995 елдан бирле рәислек итә. Ул "Сул фронт"ның координация шурасы төзү белән йөри. "Килешмәүчеләр маршында" катнаша.

1999 елда Русия думасы сайлауларында катнашты. 2010 елда “Путин китәргә тиеш” дигән мөрәҗәгать имзалады.

Хәйдәр Җамал Беренче каналда "Ныне", "Культура"да “Коръәннең бөтен сүрәләре" һәм РТРда "Мең дә бер кичә" тапшыруларын алып барды. Ислам турында алты китап авторы.

Сәясәтче, ислам белгече буларак Җамал Азатлыкның рус телле радиосында да күп тапкырлар чыгыш ясаган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG