Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ханты-Манси бүлгесендә юл казасында зыян күрүчеләр саны 34кә җиткән


Ханты-Манси автоном бүлгесендә юл казасы, 4 декабрь, 2016 ел
Ханты-Манси автоном бүлгесендә юл казасы, 4 декабрь, 2016 ел

Ханты-Манси автоном бүлгесендә юл һәлакәтендә 34 кеше зыян күргән. Ун бала һәм ике зур кеше һәлак булган. Бүген төбәктә матәм көне игълан ителгән.

Ханты-Манси автоном бүлгесендә автобус, ике йөк машинасы һәм бер җиңел машина бәрелеше нәтиҗәсендә 34 кеше зыян күргән. 12 кеше, шул исәптән 10 бала һәлак булган, дип хәбәр итә төбәк прокуратурасының матбугат хезмәте.

Интерфакс язуынча, хастаханәләрдә 19 кеше, алар арасында 11 бала реанимациядә ята. Төбәкнең сәламәтлек саклау департаменты җитәкчесе Алексей Добровольский сүзләренчә, зыян күрүчеләрнең хәле авыр һәм бик авыр дип бәяләнә.

Һәлакәт 4 декабрьдә Төмән - Ханты-Мансийски юлында була. Автобуста 32 юлчы, шул исәптән 29 бала барган. Алар Нефтеюанскига спорт акробатикасы ярышларыннан кайтып килгән булган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, юл казасы автобус йөртүче автобус белән идарә итүне югалту аркасында килеп чыккан. Балаларны ярышка алып бару-алып кайту тиешенчә оештырылмаган, махсус озату булмаган диелә.

Былтыр 21 май көнне Түбән Новгородта да ярышка баручы балалар катышында юл казасы булган иде. Карате белән шөгыльләнүче балалар Казаннан Петербурга ярышларга барганда һәлакәткә очрады. Нәтиҗәдә өч кеше һәлак булды, 17 төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләкте.

XS
SM
MD
LG