Җырчы Резедә Ганиуллинага карата җәнҗал куптарган Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин Русиядән китүе турында хәбәр итә.
Имам Дәрвишләр бистәсендәгеге балалар йорты ятимнәренә күз-колак булып торуны сорый.
"Сезгә бердәнбер үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Мин Русиядә булмаган чакта Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортындагы ятимнәр янына барып йөрүне сорыйм. Лотфуллиннар гаиләсе, мәрхүм Исхак хаҗи хәзрәтләре һәм аның өлкән улы мәрхүм Таһир 90нчы еллардан бирле алар янына барып йөрде, бүләкләр алып бара иде", дип яза Лотфуллин.
Ноябрь башында имамның Татарстан диния нәзарәтендә аттестация уза алмаганлыгы билгеле булды.
Быел көз татар җырчысы Резеда Ганиуллинаның Болгардагы Ак мәчет җирлегендә ярымшәрә килеш биюен Сәетҗәгъфар хәзрәт тәнкыйть утына тотты, аның социаль челтәрләрдә белдергән фикерләре һәм гаепләүләре киң җәмәгатьчелектә бәхәсләр тудырды.
Моннан тыш ул Элтон Джон һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре турында да кискен карашын белдергән иде.