Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 07:22

Чәршәмбе Казанга Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым килде, якын көннәрдә Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек турында төгәлрәк сөйләшү өчен Төркиягә барырга җыена.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төркиягә 14-15 декабрьдә барачак. Әнкарада ике ил арасындагы хезмәттәшлек турында җентекләбрәк сөйләшәчәкләр.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашуда белдерүенчә, Төркиягә ул елына эш сәфәре белән 4-5 тапкыр бара. "Кызганычка каршы, бер ел мин анда булмадым", ди Миңнеханов. Шулай ук ул Татарстан белән Төркия арасында очышлар артуына да өмет белдерде.

7 декабрь Казанга Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым җитәкчелегендә делегация килде. Төрле дәрәҗәдәге очрашулар вакытында илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең җылынуы һәм икътисади үсеш мәсьәләләре төп тема булып торды.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп узганча, Татарстанда уртак ширкәтләр саны белән Төркия беренче урында тора. Алар хәзер 280нән артык. Татарстандагы уртак ширкәтләрнең һәр бишенчесе төрекнеке.

2015 ел мәгълүматларына караганда, 2010 елдан бирле төрек ширкәтләренең Русиягә керткән инвестиция күләме 11-12 млрд доллар тәшкил иткән, аларның 2 млрд доллары Татарстан икътисадына кергән.

Татарстанны икенче ватаны дип санаучы, Казанга еш килеп торучы Төркиянең икътисад министры Нихат Зейбекчи медицина һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа уртак проектлар булачак дип билгеләп узды. Шуларның иң зурларының берсе авыл хуҗалыгына карый. Татарстанда 7 ел эчендә 1250 гектарда теплица төзеп, бөтен Русияне яшелчә-җимешләр белән тәэмин итәргә җыеналар.

Бүген Казанның Истамбул скверында Татарстан президенты, Дәүләт киңәшчесе, Төркия премьер-министры катнашында Садри Максудига һәйкәл ачылды.

Йылдырым Төркиянең Казанга килгән икенче премьер-министры булды. 2011 елда ул чакта премьер вазифасында Татарстанга Рәҗәп Эрдоган килгән иде.

2009 елда Казанда Төркиянең ул вакыттагы президенты Абдуллаһ Гөл дә булып китте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG