Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның су полосы дөнья беренчелеген кабул итү гаризасы кире кагылды


Ирек Зиннуров
Ирек Зиннуров

Казанның 2017 елда су полосыннан юниорлар арасында дөнья чемпионатын кабул итү турындагы мөрәҗәгате кире кагылды. Узган язда Татарстан әлеге беренчелекне кабул итүгә өметләнгән иде.

Су полосыннын юниорлар арасында дөнья чемпионаты 2017 елда Сербиядә узачак. Бу хакта Татарстанның су полосы федерациясе вице-президенты Ирек Зиннуров белдерде.

"Кызганыч ки, Казанда узар дип планлаштырылган су полосы беренчелеге Сербиядә булачак. Турнирны Казанда кабул итәр өчен безгә ахыргача көрәшергә кирәк иде", ди Зиннуров.

Быел яз Ирек Зиннуров спорт басмаларына юниорлар арасындагы чемпионат Казанда уздырылырга мөмкин дип белдергән иде. Гариза тапшырылган, Казанның бәйгедә җиңүенә бөтен шанслар да бар, чөнки 2015 елда ул спортның су төрләре чемпионатын кабул итте, дигән иде ул.

XS
SM
MD
LG