Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда икенче тапкыр Jadid-fest узачак


25 декабрьдә Татарстан башкаласында икенче тапкыр татар шәһәр субкультурасы фестивале Jadid-fest узачак. Аны Дөнья татар яшьләре форумы оештыра.

Фестивальгә килүчеләргә Казан сулыкаларына һәм күлләренә экскурсия оештырылачак. Шулай ук билгеле архитектор Сергей Саначин һәм тарихчылар Айрат Фәйзрахманов белән Илдар Шафиковларның Казан бистәләре турында чыгышларын тыңларга мөмкин булачак.

"Смена" заманча мәдәният үзәгендә узачак чарада дизайнерлар үз әйберләрен сатачак һәм балалар өчен мәйданчык та оештырылачак дип вәгъдә итәләр.

Фестивальнең ахырында "Yummy Music" тавыш яздыру студиясе Европа татар эмиграциясе турында "Туңган як" исемле документаль кино күрсәтергә җыена. Програмда шулай ук "Oscar & c7c5" төркемен концерты һәм Йолдыз Миңнуллина белән Рәдиф Кашаповның шигъри электроника альбомын тәкъдим итү каралган.

Беренче Jadid-fest быел 2-3 апрельдә узган иде. "Җәдидчеләр – реформатор, яңалыкка отмтылучылар. Без дә бөтен яңалыкны берләштерә торган фестиваль булсын дидек", дип белдергән иде ул вакытта Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин.

XS
SM
MD
LG