Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телендә балалар каналына исем һәм шигар бәйгесе игълан ителде


"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә татар телендә балалар каналына исем һәм шигар уйлап табу бәйгесе игълан итә.

Бәйгедә һәр теләгән кеше катнаша ала. Төп таләп – исем һәм шигар татар телендә, кыска һәм истә кала торган булырга тиеш. Фикерләрне 2017 елның 8 гыйнварына кадәр balalar-tv@mail.ru электрон почтасына юлларга мөмкин. Отышлы биш исем сайлап алынганнан соң, 9 гыйнвардан алып 13 гыйнварга кадәр, ТНВның социаль челтәрендәге сәхифәсендә тавыш бирү барачак.

Билгеле булганча, Татарстанда татар телендә балалар телеканалы ачмакчылар. Бу хакта узган атна Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкчелегендә республикада татар телен үстерүгә багышлаган утырышта белдеределәр. "Яшь ТНВ" каналының балалар һәм яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Рәмилә Сәхәбетдинова Азатлыкка белдерүенчә, телеканал 24 сәгать дәвамында татарча гына сөйләячәк һәм татар телен өйрәтүгә басым ясаячак. Аның кайчан эшли башлавы әлегә билгеле түгел.

Каналның төп максаты – балалар кечкенәдән үк татар телен ишетеп үссен һәм туган телен өйрәнә алсын өчен шартлар булдыру диелә. Яңа телеканал 14 яшькә кадәр балалар өчен, програмында мультфильмнар, мавыктыргыч тапшырулар булачак. Бу көннәрдә аның концепциясе эшләнелә. Проектны Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкли.

Бүгенге көндә Русиянең ким дигәндә ике төбәгендә балалар өчен милли телләрдә эшләүче махсус телеканаллар бар. Мәсәлән, Башкортстанда "Тамыр" телеканалы эшләп килә. Кырымтатар балаларының "Лалә" телеканалы бар.

XS
SM
MD
LG