Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда "Русия коммунистлары" Сталин туган көненә пикет оештырмакчы


Русия коммунистлары Мәскәүдә урам җыенында. 23 февраль 2016
Русия коммунистлары Мәскәүдә урам җыенында. 23 февраль 2016

"Русия коммунистлары" һәм КПРФ фиркаләре әгъзалары дистәләгән Русия шәһәрендә бу көнне төрле чаралар оештыра, Иосиф Сталин, Владимир Ленин һәм Икенче дөнья сугышында һәлак булганнар һәйкәлләренә чәчәкләр салалар.

21 декабрьдә Чаллыда "Русия коммунистлары"ның җирле бүлекчәсе Иосиф Сталинның 137нче туган көне уңаеннан ватандашлар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклап пикет оештырырга җыена. Бу хакта коммунистларның рәсми сайтында белдерелә.

Бу көнне Русиянең башка шәһәрләрендә дә төрле чаралар уза. "Русия коммунистлары" һәм КПРФ фиркаләре әгъзлары Владимир Ленин, Иосиф Сталин һәм Икенче дөнья сугышында һәлак булганнар һәйкәлләренә чәчәкләр салалар.

"Русия коммунистлары" сайтында хәбәр ителгәнчә, Новгород өлкәсендә Сталинның туган көне уңаеннан чаралар башланган да инде. 18 декабрьдә фирка бүлекчәсендә яшь активист Рамазан Мурзалиев "Сталин – бөек юлбашчы" дигән темага чыгыш ясаган.

Мәскәүдә бу көнне Кремль дивары янындагы Сталин каберенә чәчәкләр салу тантанасы узачак.

Сталин шәхесе соңгы араларда халыкка тыңгылык бирми. Сургутта "бөек юлбашчы"га һәйкәл урнаштырганнар иде, ләкин аны соңрак кире алып куйдылар. ​

Думадагы Бердәм Русия депутаты Евгений Федоров җитәкләгән "Милли-азатлык хәрәкәте"нең (Национально-освободительное движение) Татарстандагы активистлары Казанда да Иосиф Сталин һәйкәлен кую өчен акча җыя башламакчылар иде. Ләкин республика мәдәният министрлыгы әлеге тәкъдимне хупламады.​

Яшел Үзән баш архитекторы Юрий Герасимов та шәһәрдә Сталинга һәйкәл куюны тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG