Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Кушнарен районының элекке башлыгы мәхкәмә каршына басачак


Кушнарен районының элекке башлыгы Алмаз Йосыповны җир кишәрлекләре бүлгәндә вазифасыннан явыз нияттә файдалануында гаеплиләр.

Башкортстанның тикшерү оешмалары Кушнарен районының элекке башлыгы Алмаз Йосыповка карата җинаять эше тикшерүне тәмамлаганннар. Ул үз вазифаларыннан явыз нияттә файдалануда гаепләнә.

Тикшерү нәтиҗәсенә караганда, 2014 елда район башлыгы үзенең танышларына җир кишәрлекләре бүләр өчен "Андреевский" бистәсе төзелешен планлаштырганда дистәләгән кишәрлекнең куллану төрен үзгәрткән. Әлеге кишәрлекләр ташламаларга ия булган кешеләргә бирелергә тиеш булган. 36 кешегә җир бүлеп бирү турындагы мөрәҗәгатьләре кире кагылган.

Казнага китерелгән зыян 4 млн сум дип бәяләнә. Җинаять эше җирле активист гаризасы нигезендә ачылган. Башлыкны вазифасыннан алу турындагы ике мөрәҗәгать мәхкәмәләр тарафыннан кире кагылган булган. Тикшерү комитетының Башкортстандагы идарәсе хәбәр итүенчә, ул вазифасыннан бары тик килешү мөддәте чыкканнан соң гына киткән.

Эш янә мәхкәмәгә җибәрелгән.

XS
SM
MD
LG