Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 16:32

Электрошокер белән җәзаланган татарстанлы рухи зыян өчен компенсация таләбе белән эчке эшләр министрлыгын мәхкәмәгә шикаять итәчәк.

23 декабрь Татарстан Югары мәхкәмәсе электрошокер белән җәзалауда гаепләнүенә кадәр Әлмәт полициясендә эшләгән Айдар Салмановны биш елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү, өч елга кадәр тәртип саклау оешмаларында эшләүне тыю карарын гамәлдә калдырды. Элгәре Әлмәт шәһәре мәхкәмәсе шундый карар чыгарган иде.

"Зона права" хокук яклау оешмасы белән хезмәттәшлектә булган юрист Андрей Сучков сүзләренчә, зыян күргән ир-ат якын арада акча түләтү таләбе белән Русия эчке эшләр министрлыгын мәхкәмәгә бирәчәк.

Зыян күрүчене яклау ягы Әлмәт мәхкәмәсе карары белән килешмичә, элетрошокер кулланучыны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын колониягә ябу белән алыштыруны сораган иде.

"Полиция хезмәткәрләрен шартлы хөкем итү, аларда кешеләрне җәзалаган өчен җавапсызлык хисен арттырырга мөмкин. Без барыбыз да "Дальний" вакыйгасын хәтерлибез һәм аның кабатлануын теләмибез", ди Сучков.

2016 елның 8 февралендә полиция хезмәткәре Айдар Салманов караклыкта шикләнелә дип бер ир кешене тоткарлый. Тоткарланучы бөтен гаепләүләрне кире кага. Тикшерү мәгълүматларына күрә, Салманов ул ирне 21 тапкыр электрошокер белән җәзалый, тәненә зыян сала.

Салманов гаепләүне кире кага. Югары мәхкәмә утырышында ул ир-ат полиция бүлегеннән чыгып хастаханәгә барганчы үз-үзенә зыян салган булырга мөмкин дип белдерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG