Accessibility links

"Русия – минем тарихым" проектында татар тарихы дөрес чагылырмы?


"Русия – минем тарихым" проектын тәкъдим итү чарасы
"Русия – минем тарихым" проектын тәкъдим итү чарасы

2017 елда Казанда "Русия – минем тарихым" дип аталган мультимедия күргәзмә ачарга җыеналар.

23 декабрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка "Русия – минем тарихым" проектын тәкъдим иттеләр. Әлеге мультимедия күргәзмәне киләсе елда Казанда да ачарга җыеналар. Күргәзмә өчен берничә урын карала, алар арасында "Казан ярминкәсе" дә бар дип хәбәр итә президент сайты.

Проектны премьер-министр урынбасары Васил Шәйхрәзиев тәкъдим итте. Ул Мәскәү ВДНХсында "Русия – минем тарихым" исемле мультимедия тарихи паркның бер ел элек ачылуын белдерде. Русия җитәкчелеге шундый ук күргәзмәләрне илдәге 25 шәһәрдә, шул исәптән Казанда да ачарга дигән карар кылган.

Казанда "Русия – минем тарихым" проектын тәкъдим итү
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00

"Бу проектны ачуның максаты – заманча мультимедия ысулы белән ватан тарихын яшьләр арасында популярлаштыру, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. ВДНХда аңа 30 мең дүрткел метр урын бирелгән. Анда берничә этап күрсәтелгән. Рюриковичлар – 862-1598 еллар, Романовлар – 1613-1917 еллар һәм XX гасыр – бөек тетрәнүләр, бөек җиңүләргә – 1917-1945, Яңа чор – 1945-2016 еллар", дип Шәйхрәзиев Мәскәү проектының нинди бүлекләрдән торуын тасвирлады.

Аның сүзләренчә, Казанда киләсе елда ачылачак "Русия – минем тарихым" күргәзмәсендә Татарстан тарихы һәм татарның дәүләтчелегенә игътибар булачак. 2020 елда ТАССР оешуга 100 еллык алдыннан әлеге проектның бигрәк тә актуаль булуын белдерә.

"Русия – минем тарихым" Кремль тарафыннан соңгы вакытта нык көчәйгән "россиян" милләтен ясау сәясәтендә чираттагы адым булу шиге тудыра.

XS
SM
MD
LG