Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә чит илдән кертелгән тагын 9 мең тонна азык-төлек юк ителгән


Русиядә соңгы биш айда тугыз тоннага якын чикләнгән азык-төлек юк ителгән.

Юк ителгән азык-төлек Көнбатыш илләренә карата кулланылган эмбаргоны узып кергән булган диелә. Бу хакта ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте белдерә.

Чикләүләр кертелгән азык-төлекне юк итү турындагы фәрманны Русия президенты Владимир Путин 2015 елның июлендә имзалаган иде. Җәмәгатьчелек вәкилләре һәм хокук яклаучылар әлеге карарны кискен тәнкыйть итеп чыкты. Алар юк ителергә тиешле азык-төлекне мохтаҗларга бирергә тәкъдим итте.

Ул вакытта җитәкчелек әлеге тәкъдимгә игътибар бирмәде. Ләкин 2016 елның августында Дәүләт Думасына бу хакта канун өлгесе кертелде. Ул вакытка инде Русиядә сигез меңгә якын тонна ризык юк ителгән иде.

Хәерчелек чигендә 22 миллион тирәсе русияле яши, тагын биш меңе аена җиде мең ярым сумнан күбрәк акча эшли алмый. Русия вице-премьеры Ольга Голодец Русиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе статистикага караганда да җитдиерәк дип белдергән иде.

Чит илдән кертелгән азык-төлекне юк итүдә Татарстан да танылу алды. Апас районының элекке прокуроры Ришат Шакиров Путин хакимияте Европа берлегеннән Русиягә азык-төлек кертүне тыю фәрманын чыгаргач, Апасның бер китебетендә Маҗарстаннан кайтарылган өч каз түшкәсен табып, аларны бульдозер белән таптаттырган иде. Шул гамәл төшерелгән видеосы интернетта таралып, Татарстанны бөтен дөньяга хур иткән иде.

XS
SM
MD
LG