Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 08:11

"Кеше хокуклары өчен" дип аталган иҗтимагый хәрәкәт, "Эхо Москвы" радиосының баш мөхәрирре һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе активист турында инде бер айга якын берни билгеле булмау сәбәпле борчылу белдерә.

"Кеше хокуклары өчен" дип аталган иҗтимагый хәрәкәт җитәкчесе Лев Пономарев Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенә Илдар Дадинның кайдалыгын әйтүне сорап мөрәҗәгать иткән. Ирегеннән мәхрүм ителгән Илдар Дадинның кайсы колониягә күчерелүе турында инде бер айга якын бернинди дә хәбәр юк. Федераль хезмәткә мондый мөрәҗәгать белән дүшәмбе көнне "Эхо Москвы" радиосының баш мөхәррире Алексей Венедиктов та чыккан иде.

5 декабрьдә сәяси тоткын Илдар Дадин Карелиянең Сегежа шәһәреннән бүтән шәһәргә күчерелгән дигән хәбәр таралды. Шул көннән башлап Дадин турында берни билгеле түгел.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиягә активистның кайдалыгын 9 гыйнварга кадәр хәбәр итәргә кушты.

Берничә тапкыр ялгыз пикетка чыккан Дадин – Русиядә "Җәмәгать чараларын уздыру тәртибен берничә тапкыр бозу" маддәсе нигезендә гаепләнеп хөкем ителгән беренче кеше.

XS
SM
MD
LG