Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть бәясе 2015 елның җәеннән бирле беренче тапкыр 58 доллардан артты


Сишәмбедә Brent маркалы нефтьнең бер мичкәсе 58,37 долларга җитте, WTI маркаласы 55,24 долларга кадәр күтәрелде.

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң нефть бәясенең үсүе ОПЕК илләре һәм анда кермәгән илләрнең 2016 елда ирешелгән килешү нигезендә нефть чыгаруны киметә башлаулары турында хәбәрләр сурәтендә тизләнде.

Күвәйт дәүләт нефть ширкәте башлыгы Җамал Җафарның илдә нефть җитештерү күләме тәүлегенә 130 мең мичкәгә киметелде, дигән белдерүеннән соң Brent нефтенең мичкәсе ICE биржасында 58 доллардан артып китте. Соңгы тапкыр мондый күрсәткеч 2015 елның 16 июлендә күзәтелгән. Килешүгә ярашлы, Кувейт хәзер тәүлегенә 2,75 млн мичкә генә нефть чыгара.

2016 ел нәтиҗәләренә караганда, WTI маркалы нефть котировкалары 45 процентка арткан. Бу җиде ел эчендә иң зур артыш дип билгели MarketWatch. Декабрьдә ОПЕК илләре килешүеннән соң гына да ул ул 8 процентка арткан.

Brent маркасы бер ел эчендә 52 процентка арткан, бу да 2009 елдан бирле иң зур арту булган.

Нефть бәяләренең артуы 2017 ел башыннан рубльнең доллар һәм еврога карата ныгуына да китерде. Мәскәү биржасында америка валютасы сишәмбе 60,765 сумга кадәр, ә европаныкы – 63,27 сумга кадәр төште.

Нефть сатучы илләр оешмасы (ОПЕК) ноябрь ахырында Венада ябык утырыш вакытында 2017 елның 1 гыйнварыннан нефть чыгару күләмен көненә 1,2 млн мичкәгә киметү турында карар кабул иткән иде.

Әлеге оешмага кермәгән илләр белән дә нефть чыгаруны кимету турында килешү төзелде. ОПЕКка кермәгән 11 ил нефть чыгаруны тулаем алганда тәүлегенә 588 мең мичкәгә киметергә тиеш диелде. Килешү нигезендә Русия дә нефть чыгару күләмен 300 мең баррельгә киметергә тиеш. Килешү ярты елга төзелгән, аны озайту мөмкинлеге дә каралган.

XS
SM
MD
LG