Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә гадәттән тыш хәл тәртибе тагын өч айга озайтылды


Төркия хәрбиләре хәрби түнтәрелеш эше тикшерелгән мәхкәмә бинасын саклый
Төркия хәрбиләре хәрби түнтәрелеш эше тикшерелгән мәхкәмә бинасын саклый

Узган ел июль аенда хәрби түнтәрелеш омтылышыннан соң кертелгән гадәттән тыш хәл тәртибе Төркиядә тагын өч айга озайтылды.

Төркия хөкүмәтенең гадәттән тыш хәл тәртибен тагын өч айга озайту тәкъдиме парламентта кабул ителгән, дип яза Анадолу агентлыгы. Ул 19 гыйнвардан гамәлгә керә.

Гадәттән тыш хәл тәртибе Төркиядә дәүләт түнтәрелеше омтылышыннан соң 2016 елның 21 июлендә кертелгән инде. Аннары ул 19 октябрьдә өч айга озайтылды.

Төркиядә узган ел 16 июльгә каршы төндә хәрби фетнә омтылышы булды. Ул хакимият тарафыннан бастырылды. Фетнә вакытында 230дан артык кеше һәлак булды, 2 меңнән артык кеше яраланды.

XS
SM
MD
LG