Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә дәүләт оешмаларыннан тагын 6 мең кеше эштән җибәрелде


Ике ярым меңнән артык полиция офицеры, ике меңгә якын юстиция министрлыгы түрәләре, меңгә якын табиб һәм 600дән артык галим эштән куылган.

Төркия хакимиятләре, хәрби түнтәрелеш оештыруда шикләнелгән оппозиция төркеме җитәкчесе Фәтхулла Гүлән белән бәйләнештә булган дип белдереп, дәүләт оешмаларында эшләүче 6 меңнән артык кешене эштән җибәрде.

Эштән җибәрелгәннәр арасында 2,5 меңнән артык полиция офицеры, ике меңгә якын юстиция министрлыгы түрәләре бар. Меңгә якын табиб һәм 600дән артык галим дә эштән куылган.

Узган елның 16 июлендә Төркиядә хәрби фетнә омтылышы булды. Әнкара тикшерү барышында дистә меңнәрчә ватандашын тоткарлады һәм эштән җибәрде. Илгә кадәттән тыш хәл кертелде һәм ул 3 гыйнвар тагын озайтылды. Бу атнада Төркиядә мәхкәмә түнтәрелеш әзерләүдә катнашы бар дип гаепләп ике хәрбине гомерлек төрмәгә ябу карары чыгарды.

XS
SM
MD
LG