Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 16:52

Ринат Гобәйдуллин Әлмәт, Минзәлә театрлары куйган унлап спектакльгә, "Аңга килү" фильмына көйләр язды, 140лап җыр иҗат итте. Татарстанда билгеле "Сердәш" вокаль ансамблен оештырды.

140лап җыр, дистәләп спектакльгә көйләр язган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Энергетик" мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Ринат Гобәйдуллин 65 яшендә вафат булды.

Мәрхүм белән хушлашу 9 гыйнвар 9 сәгатьтә "Энергетик" мәдәният сараенда була, туган авылы Иске Урыссуда җирләнәчәк.

Гобәйдуллин 1976 елда КамАЗ төзелешенә килә. Лениногорски музыка-педагогия училищесын тәмамлаган белгеч буларак, каланың 18нче мәктәбенә музыка укытучысы булып эшкә урнаша. Озак та узмый, 1977 елда "Сердәш" вокаль ансамблен оештырып җибәрә. Бу ансамбльдән талантлы яшьләр олы сәхнәгә юл ала. Алар арасында Габидулла Хөрмәтуллин, Таһир Манҗуков, Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев, Рәвия Хәлитова да бар.

Ринат Гобәйдуллин (у) "Сердәш" ансамбле белән
Ринат Гобәйдуллин (у) "Сердәш" ансамбле белән

"Сердәш" ансамбле коллективын үз балалары кебек якын күрде. Нык ярдәмчел кеше иде. Кызлар, әйдәгез җыелышыйк әле, дип хәлләребезне белеп торды" дип искә ала Фәзинә Кыямова.

Ринат Гобәйдуллин "Бир кулыңны гүзәлем", "Күңелеңә авыр алма", "Түзик, без бит кешеләр", "Күчмә кошлар" һәм башка күпләгән җырлар иҗат итә.

Композитор Әлмәт, Минзәлә театрлары куйган унлап спектакльгә, “Аңга килү" фильмына көйләр язды. "Алар якты милли аһәңле, алардагы хисләр кайнарлыгы, ярсулыгы, сафлыгы һәм драматизмы тыңлаучыларга яшәү дәрте, көрәш рухы өсти", дип язды белгечләр аның көйләре турында.

Ринат Гобәйдуллин Баулы районы Иске Урыссу авылында 1951 елда дөньяга килә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG