Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә казантатарлары авыллары тынып калды


Иске Казан авылының 100 еллык бәйрәмендә (архив фотосы)
Иске Казан авылының 100 еллык бәйрәмендә (архив фотосы)

Татарстанда юкка чыгу куркынычы янаган авыллар турындагы язмада күтәрелгән теманы дәвам итеп бүген сезгә Себердә шул ук хәлдә калган татар авыллары язмышы турында язма тәкъдим итәбез.

Казанга килеп төшкән саен: "Яз әле Себергә китеп, шунда яшәп калган якташларым турында, ничек яшиләр алар, нинди язмышларга дучар булдылар, тамырларын тирәнгә җибәрә алдылармы анда, урыслар, себертатарлары арасында эреп юкка чыкмыйлармы?" – дип әйтә торган иде халкыбызның мәшһүр улы Бакый ага Урманче. Ул заманда минем өчен актуаль булып күренми иде бу мәсьәлә, ә менә бүген инде башкачарак сөйләр идем мин Бакый агага Себердәге казантатарларының язмышы турында.

Идел-Урал буйлары татарларының Төмән-Тубыл якларына килеп урнашулары күп гасырлар элек башланган булуы билгеле

Идел-Урал буйлары татарларының Төмән-Тубыл якларына килеп урнашулары күп гасырлар элек башланган булуы билгеле. Күчем хан Казан белән тыгыз элемтәдә торган, Себердә ислам динен ныгыту өчен, аннан дин галимнәрен китергән, бер хатынының Казан кызы булуы турында да әйтеп калдырганнар тарихчылар. Шул чорлардан бирле ХХ гасырның башларына кадәр төрле сәбәпләр аркасында Төмән-Тубыл җирләренә аяк баскан Идел-Урал татарлары, монда яшәп калсалар да, аерым авыллар төзеп урнашмаганнар, себертатарлары авылларына сибелгәннәр, “себерләшкәннәр”, әмма варислары нәсел очларының кая барып тоташкан булуын беләләр, буыннан буынга тапшырылып килә ул. Рәсми документларда аларны “казанцы” дип атап теркәгәннәр, Себердә бу термин әле дә халык арасында гамәлдә.

Кыткүл авылы
Кыткүл авылы

Шулай да искәрмә булып 1775 елда бер аерым казантатарлары авылы барлыкка килгән. Пугачев фетнәсе бастырылганнан соң анда катнашучылардан Себергә гаиләләрен алып качкан бер төркем татар килеп салган бер авыл ул - бүгенге Аромаш районындагы Көсәйкүл (Хөсәен күле, рәсми исеме - Новоаптулла) авылы. Гасырлар буе себертатарлары белән дә, урыслар белән дә катнашмыйча, авыл эчендә генә никахлашып үрчеп, үз телен, гореф-гадәтләрен, холкын бүгенге көнгә кадәр саклап калган гаҗәеп үзенчәлекле бер төбәк ул.

Столыпин реформасы нигезендә Себергә килгән Идел-Урал татарлары үз авылларын төзи башлыйлар

Столыпин реформасы нигезендә килгән Идел-Урал татарлары үз авылларын төзи башлыйлар, көчле рухани лидерлары булган зур авыллар, казантатарларына ияреп Себергә афәт килә дип уйлап аларны үз авылларына кертмәгәннәр. Кайбер авылларның читендә генә яңа бистә булып урнашканнары да булган. Мәсәлән, Төмән тирәсендә бер казантатар авылы да оешмаган, ә менә бу районның Шыкча, Явызбы, Салаер авылларында бистәләр булып күпләп урнашып кала алганнар. Төмән районы белән янәшә Түбән Тәүде районында элекке Велижан районы төбәгенә кергән кечкенә генә ике - Урманбаш һәм Тәүде генә якын Киндерле - себертатарлары авылларында гына казаннарны күпләп урнаштыра алганнар һәм алар күпчелекне тәшкил итеп, авылларны “казанлаштырганнар”. Иж-Буби мәдрәсәсендә белем алган укытучы Әминә (академик Диләрә Тумашеваның әнисе), Хәсән Туфаннар эзләрен саклаган Урманбаш авылына язмыш юллары зыялы тәрбия алган 5 укымышлы балалы Госман ага гаиләсен, Буа мәдрәсәсен тәмамаган Фәтхелислам Җаббаровларны да китерә, авыл җанланып, зураеп, шул тирәдәге авыллар өчен якты мәгърифәт учагына әверелә.

Икенче Казан авылы
Икенче Казан авылы

Бүгенге Түбән Тәүде районының менә шушы төбәгендә (идарә үзәк урыс-татар катнаш Бухтал авылында) Идел-Урал якларыннан Столыпин реформасы буенча китерелгән татарларның Икенче Казан, Өченче Казан, Мүллин Үфим, Усман, Камышин, Камай авыллары барлыкка килә. Совет чорында бу авылларның балалары, башлангыч сыйныфны тәмамлаганнан соң, Урманбаш мәктәбендә укыганнар. 1943 елда гына җидееллык татар мәктәбе Урманбаштан Икенче Казан авылына күчерелә. Велижаннан арырак Түбән Тәүде районының электән үзенә караган җирләрендә Кыткүл, Болгар, Яңа Казан, Бухарин казантатарлары авыллары үсеп чыга.

Столыпин реформасы һәм соңрак 1921 елгы ачлык чорында килгән казантатарлары башка районнарда да сибелеп тә урнашканнар, үз авылларын да барлыкка китергәннәр. Яркәү районында Чистай якларыннан килгәннәр Аккүл (Дулепино), Казан артыннан килгәннәр Тәрәкән (Сагандыково) авылларын булдырганнар, борынгы зур булмаган себертатар Калмы, Кызылъяр, Сәет, Шатан авылларында күпләп урнашып күпчелекне тәшкил иткәннәр, аларда да “казанлашу” процессы хасил булган.

Шатан елгасын кондызлар буа, корыта
Шатан елгасын кондызлар буа, корыта

Тубыл районында Сембер якларыннан килгәннәр төзегән Алга белән казантатарлары төзегән Ирек авылы гына аерым авыллар булып оешканнар.

Ялутор районына 2006 елда Түбән Новгород губерниясенең Сафаҗай авылыннан килгән татарлар Көлек авылын төзегәннәр, Столыпин реформасы буенча килгәннәрнең Аксарай, Мәңгәр, Кактамак авыллары барлыкка килгән.

Вагай районының саз якларындагы Аусак (Усак), Тукыз һәм тирә-юньдәге башка авылларда да казантатарлары эзләре ярылып ята, аларның телендә дә, йөз-кыяфәтләрендә дә чагыла ул, ул як татарлары “ц”лаштырып сөйләмиләр, урысча “ч”лаштыралар. Шул Тугыз авылында инде 20нче еллар башында Идел буйларыннан килгән ике яшь егет очраша: Шәйхи Манур белән Бәдретдин Гарифуллин. Избач булып эшләп алган Шәйхи Маннур кайтып китә, укытучы Гарифуллин Себердә төпләнеп кала, татар мәктәпләрен оештыруда актив катнаша, 10 баласының бишесен милли мәгърифәт юлына бастыра.

Бу районның ерак бер почмагында саф мишәр авылы да бар – Янек. Кулак ителеп Себергә сөрелгәннәр төзегәннәр аны, бу авылдан милли мәгарифтә тирән якты эзләр калдырган укытучылар чыкты.

Сугыштан соңгы елларда торф чыгару эшенә Идел-Урал якларыннан тагын бер агым булып килде казантатарлары

Төмән белән Тубыл шәһәрләрендә дә күпләп урнашканнар казантатарлары. Сугыштан соңгы елларда торф чыгару эшенә Идел-Урал якларыннан тагын бер агым булып килде казантатарлары. Алар башлыча Төмән районының Боровски бистәсендә һәм Төмәннең үзендә төпләнеп калдылар.

Революциягә кадәр үк Төмәндә сабын заводы ачарга җыенган сәүдәгәр Текутьев Арча якларының Наласа авылы кешесе, сабын эшкәртү остасы Гаффар Җаббаровны китерә, аның укымышлы балалары озак еллар буена татар мәгарифе күген яктыртып тордылар. Гаффарның кызы – тарихчы, туган тел остасы һәм җырчы Нәсимә 1940-60нчы елларда Төмән татар мәктәбе белән җитәкчелек итте, дистә йөзләгән татар балаларына белем, тәрбия биреп, күңелләренә милли рух сеңдереп кенә калмады, мәгърифәтне югары күтәрүчеләрнең берсе булды, татар театры төркемен җитәкләде. Гаффар улы Гарифның кызы татар тел гыйлеме дөньясында танылган галимә – Диләрә Тумашева иде.

Казантатарлары авылларыннан бик күп милли кадрлар чыкты.

Без бәхет эзләп чыгып китмәдек туган җирләребезне ташлап Себергә... ватаныбызда безнең авыл тирәләренә урысларны күчереп утырттылар, җир кишәрлекләребезне кисеп алып аларга бирделәр

Бер дә җиңел булмаган казантатарлары авылларын барлыкка китергән кешеләргә карлы-буранлы кышлары, черкиләре белән дан тоткан Себернең кеше аяк басмаган җирләрендә яңабаштан тормыш корып җибәрү, ә калганнар: җир яратканнар алар, килүләренең сәбәпләре дә җитди булган. Буа өязенең (бүгенге Татарстан республикасы Апас районы) Чүри-Бураш, Танай-Турай авылларыннан килеп, Икенче Казан авылына нигез салган агайларның берсе Кашафетдин Гыйльманов язмаларында шундый юллар бар: "Без бәхет эзләп чыгып китмәдек туган җирләребезне ташлап Себергә, бәхеткә тырыш хезмәт аша гына ирешергә мөмкин икәнлекне аңлый идек, белә идек без. Буш яткан җирләрне үзләштерергә, балаларыбызга, киләчәк буннарыбызга иркен җирләр, сусыл үләнле печәнлекләр калдыру өчен дип килдек, чөнки ватаныбызда безнең авыл тирәләренә урысларны күчереп утырттылар, җир кишәрлекләребезне кисеп алып аларга бирделәр..."

Иске Казан авылы мәчете
Иске Казан авылы мәчете

Динне, гореф-гадәтләрне күз карасыдай саклаганнар алар

Динне, гореф-гадәтләрне күз карасыдай саклаганнар алар. Шушы авыл кешеләре Яшел Үзәннән гаиләсе белән указлы мулла Тимерша хәзрәтне китергәннәр, аның җитәкчелегендә ике катлы зур мәчет торгызылган, аерым бина төзелеп, мәдрәсә ачылган, ир балаларны хәзрәт үзе, кызларны аның җәмәгате – абыстай укыткан. Үз дәвалаучылары, кендек әбиләре булган, авыл тормышы белән абруйлы аксакаллар идарә иткән. Гаҗәеп төзек милли авыл тормышын корып яшәгәннәр алар, урамнары киң, төзек, кар эрегәч, урамны себерергә бөтен авыл бер кенне чыккан, печәнгә бер көнне төшкәннәр, нарат, мүк җиләкләрен дә, алар пешеп җиткәч кенә, бер көнне җыя башлаганнар. Шул авыл мәдрәсәсендә белем алып калган буын кешеләре дингә каршы көрәш җәелдерелгән авыр елларда Төмән шәһәрендә һәм кайбер тирә-юньдәге авылларда дин сагында булганнар, имамнар булып торганнар. Төмәндә аларның соңгысын, 1986 елда Бохара мәдрәсәсен тәмамлап кайтканнан соң, шул ук авыл егете Галимҗан хәзрәт Бикмуллин алмаштырды һәм 2014 елга кадәр үзе оештырган өлкә мөселманнары Диния нәзарәте белән җитәкчелек итте.

1940-50нче елларда Тимерша хәзрәтнең улы Хөсәен Ильясов татар педагогия училищесы белән җитәкчелек итеп, дистә йөзләгән татар укытучылары әзерләп чыгарды, шул уку йортын нуры соңгы елларга кадәр килеп җиткән якты милли мәгърифәт учагына әверелдергән иде.

Күршеләр чәй эчә
Күршеләр чәй эчә

Икенче дөнья сугышы тәмамланганнан соң ил буйлап иреге чикләнүдән арган авыл халкы шәһәрләргә омтылды

Икенче дөнья сугышы тәмамланганнан соң ил буйлап иреге чикләнүдән арган авыл халкы шәһәрләргә омтылды, Себердәге ирек сөюче казантатарлары авылларында бигрәк тә сизелде ул хәрәкәт. 1960-70нче елларда ук Түбән Тәүде районындагы Мүллин, Камышин, Камай, Усман Болгар, Яңа Казан, Ялутор районының Аксарай авыллары бушап калды, юкка чыктылар. Әле шуннан соң да гөрләтеп яшәүләрен дәвам иткәннәрен дә соңрак үзгәреш чоры аяктан екты, эшсез калдырды, яшьләр эш эзләп шәһәрләргә күченеп китте, пенсионерлар гына яшәп калган авыллар барлыкка килде. Түбән Тәүде районының Икенче казан, Өченче Казан, Урманбаш, Үфим авыллары, Яркәү районының Аккүл, Тәрәкән, Калмы, Шатан авыллары, Ялутор районының Мәңгәр, Көлек авыллары, Тубыл районының Алга, Ирек авыллары – Вагай районының Янек авылы – шундыйлардан. Шул авыларның кайсына гына килеп төшмә – тынлык дөньясына чумасың, ачык капкаларны күреп кенә, тормыш сүнмәгән әле монда дип уйлыйсың. Капка ачык – димәк, бу йорт балалары кайтып төшүен көтә.

Урманбаш мәктәп бинасы буш
Урманбаш мәктәп бинасы буш

Бүгенге көндә Төмән өлкәсендә нибары 50 татар этномәдәни компонентлы мәктәп калды, шуларның өче генә казантатарлары авылларында

Бүгенге көндә Төмән өлкәсендә нибары 50 татар этномәдәни компонентлы мәктәп калды, шуларның өче генә казантатарлары авылларында: Түбән Тәүде районының Киндерле (соңгы елларда күрше урыс авыллары балалары да кушылда аңа), Ялутор районының соңгы елларда күрше Калмаклар авылы белән тоташкан Кактамак һәм Аромаш районының Көсәйкүл авылларында, калганнарында мәктәп тә, мәдәният учагы да юк, ә бүгенгә өлкәдә 18 казантатарлары авылы җан асрый. Алар яшәү перспективасы булмаган авыллар исемлегендә, төбәк хакимият җитәкчеләре игътибар күзеннән дә төшеп калдылар.

Шул ук вакытта капитализмга күчү чоры башланганнан бирле бик күп себертатарлары авыллары күзгә күренеп, өлкә җитәкчеләрен дә шаккатырып, күтәрелделәр, зурайдылар, ныгыдылар, өлкә хөкүмәте аларның шактыенда яңа заманча мәктәп биналары төзеде.

Көлек авылы
Көлек авылы

Ник соң Себердә себертатар авыллары үскәндә бу төбәктә татар телен, милли мәгарифне үстерүгә, татар халкының төрле этник төркемнәрен берләштерүгә үзләреннән гаять зур өлеш керткән казантатарлары авыллары юкка чыгып бара?

Ник соң Себердә себертатар авыллары үскәндә бу төбәктә татар телен, милли мәгарифне үстерүгә, татар халкының төрле этник төркемнәрен берләштерүгә үзләреннән гаять зур өлеш керткән казантатарлары авыллары юкка чыгып бара? Моның, әлбәттә, үз сәбәпләре бар. Себертатарлары авылларын табигать саклый. Гасырлар буена беркемнән ярдәм, яклау көтә алмаган себертатарлары табигатькә сыенып яшәгәннәр, балыклы күлләр-елгалар буйларында, җиләк-җимешкә гаять бай урманнар, сазлар арасында урнашканнар. Табигать туендырган да, киендергән дә аларны, кайгы-хәсрәтләрен дә уртаклашкан. Себертатары җанын борчыган эч серен тышка чыгарып ташларга ашыкмый, су буена килеп, суга сөйли ул моң-зарын.

Совхозлар җимерелгәч, эчүчелеккә сабышып егылыр хәлгә җиткән авыллар да кинәт айныгандай гомер буе үз көчебез белән яшәдек, үзебезне үзебез генә саклый алачакбыз дип эчүне ташлап, җиргә таянып яшәү рәвешен җанландырып җибәрделәр. Үз хуҗалыкларын җәелдереп, терлек асрап, балык тотып, җиләк-җимеш җыеп сатып ныгыдылар.Төньяк нефть районнарында акча эшләп алганнары да шәһәрләрдә калырга тырышмыйлар, авылларына кайталар, яңа йортлар салып авыл үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Аларның бу җирдә тамыр очлары гасырлар тирәнлегендә, туган җирнең тарту көче дә тота аларны авылларда. Яз, җәй, көз айларында коры җир белән очкычлар ярдәмендә генә элемтәдә торган сазъяк авыллары кешеләре дә коры җиргә чыгарга берничек риза түгелләр.

Иске Казанга кунаклар кайтты
Иске Казанга кунаклар кайтты

Казантатарларына аерым авыллар төзеп урнашу өчен күл-елгалардан ерак, урманнары, сазлары җиләк-җимешкә бай булмаган җайсыз урыннар бирелгән

Ә менә казантатарларына аерым авыллар төзеп урнашу өчен күл-елгалардан ерак, урманнары, сазлары җиләк-җимешкә бай булмаган җайсыз урыннар бирелгән. Кайнар тир түгеп, урманнарны кисеп ачкан чәчүлек җирләре колхозларга күчкәч тә таралмаган әле алар, гөрләтеп яшәгәннәр, ә менә күмәк хуҗалыклар да таркалгач, балалар санының азлыгы сылтавы белән оптимальләштерү башланып, мәктәпләр, мәдәният учаклары да ябылгач, яшьләргә бу авылларда яшәүнең мәгънәсе калмады. Шулай итеп, яшьләр шәһәрләргә күченеп китә тора, ләкин соңгы елларда торгызылган мәчетләр кала, аларга, туган нигезләргә тартылып кайтып-китеп йөриләр яшьләр, нәсел учакларын сүндермәскә тырышалар. Столыпин реформасы юлламасы белән килгәннәрнең дә инде 6-7нче буыны үсеп килә. Шулай булуга карамастан, аларның нәсел тамырлары себертатарларныкы кебек гасырлар тирәнлегенә үтеп кермәгән бу җирнең туфрагына, бәлки шуңадыр да җирнең тарту көченә караганда шәһәрләрдә белем, һөнәр алуга омтылыш көчлерәк булып чыккан булса кирәк аларның бүгенге буыннарында. Бәлки шул сәбәпле дә себертатарлары авылларына караганда казантатарлары авыллары тизрәк таркалалардыр, “килмешәкләр” язмышларын узып китә алмыйлардыр? Бабай-әбиләре "Рәчәй" дип сагынып исләренә алган тарихи ватан еракта калган. Үсеш алган авылдамы, бетеп барганнарындамы, шәһәрдәме – һәркайда матур яшиләр Себердә төпләнгән казантатарлары, сынатмыйлар, ә шулай да...

Рафаил Ильясов Иске Казанның 100 еллык бәйрәмендә
Рафаил Ильясов Иске Казанның 100 еллык бәйрәмендә

Туган телне сакласалар да, Казаннан килгән артистларның гастрольләренә актив йөрсәләр дә, шәһәрләрдә үткәрелә торган мәдәни чараларда, Булат Сөләйманов укуларында, Себер ханлыгы башкаласы истәлегенә багышланган “Искер-җыен”да Казан галимнәре катнашмый калмасалар да, соңгы елларда Себердә яшәүче казантатарлары вәкилләрен сирәк кенә очратырга була, хезмәт бурычы белән бәйле йә журналист булган казантатарлары гына йөри андый чараларга хәзер. Традициягә кергән өлкә себертатарлары фольклор фестивалендә катнашучылар арасында да казантатарлары сирәк кенә күренеп кала, йә бөтенләй булмый, әдәби тел дә очраклы рәвештә генә яңгырап куя анда. Элек милли үсеш хәрәкәтенә зур ярдәм күрсәткән казантатарларыннан булган иганәчеләр дә татар дөньясыннан читләшеп баралар.

Себертатарлары лидерлары күтәргән "Без - аерым халык, Идел-Урал татарлары белән безнең бернинди уртаклыгыбыз юк" дигән шигарнең дә роле кечкенә түгелдер казантатарларының милли хәрәкәтеннән читләшүендә

Мөгаен, себертатарлары лидерлары күтәреп алып күккә чөйгән "Без аерым халык, Идел-Урал татарлары белән безнең бернинди уртаклыгыбыз юк" дигән шигар һәм алар уйлап чыгарган, ләкин казантатарлары кабул итә алмаган кайбер җәмәгатьчелек кагыйдәләренең дә роле кечкенә түгелдер казантатарларының татар милли хәрәкәтеннән читләшүендә. Тирәнгәрәк керсәң, башка төрле сәбәпләрне дә актарып күтәрергә мөмкин булыр иде, артык сузылу мөмкин түгел. Аның өстенә мәсьәләне күпертү, тирәнгә җибәрү, гауга чыгару кебек бәяләнә бу хакта ачыктан-ачык сөйләшү була калса, тынычлыгын саклыйсы килгән кеше мондый темаларга кагылмаска тырыша. Шунлыктан бу проблем хәл ителү түгел, тирәнәя генә бара. Күп авылларның матди яктан тормышы ныгыса да, телне, миллилекне саклау мәсьәләләрен хәл итми ул.

Кайбер Казан галимнәре “Безгә аерым себертатарларын үстерү програмын төзергә кирәк” дигән идеяне дә күтәреп чыктылар. Дөрес булырмы икән, Себердә төпләнеп яшәгән казантатарлары барлыгын да исәпкә алмый гына, себер атарларының күпчелеге – халык белән фикерләшмичә генә, шулай эшләсәләр?

Хәер, бу инде бөтенләй башка тема.

Белешмә: Русиядә соңгы җан исәбен алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Төмән өлкәсендә 239 995 татар яши, шуларның 102 587се – өлкәнең татарлар төпләнеп яшәгән көньяк (Тубыл-Төмән) район-шәһәрләрендә. Калганнары Ямалда һәм Ханты-Манси автономияле төбәкләрендә.

Автономияле төбәкләрдә татарларның күпчелеге – Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан килгән казантатарлары. Өлкәнең көньягында яшәүче татарларның күпчелеген себертатарлары тәшкил итә.

Җан исәбен алуда 7 меңгә якын татар үзен себертатары итеп яздырган.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG