Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке министр Улюкаевны тагын өч айга йорт сагында калдырдылар


Алексей Улюкаев
Алексей Улюкаев

Мәскәү мәхкәмәсе Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевны йорт сагында тотуны 15 апрельгә кадәр озайтты.

Җинаять эшен тикшерү дә 15 майга кадәр озайтылган дип яза Интерфакс.

Тикшерүче Роман Нестерев сишәмбе белдергәнчә, Улюкаев җитәкчелегендә эшләгән хезмәткәрләр һәм Росимущество хезмәткәрләре элекке министрга каршы күрсәтмәләр биргән. Моннан тыш, мәхкәмә эш фигурантларының сөйләшүләре яздырылган аудиога экспертиза уздыруны да билгеләгән.

Мәхкәмә утырышында Улюкаев торган җиреннән китмәү турында гариза язып иреккә чыгаруны сораган. Ләкин мәхкәмә йорт сагында тору шартларын үзгәртмәгән.

Улюкаев белдергәнчә, ул барыбер беркая да качып китә алмаячак, чөнки аның чит ил паспорты алынган. Шаһитләрне дә "янап куркытырга җыенмыйм", ди ул.

Элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Башнефтьне сатканда ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланды. Мәхкәмә аны ике ай йорт сагында тоту турында карар чыгарган иде. Шуннан соң президент Владимир Путин аны эшеннән алды.

XS
SM
MD
LG