Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экспертлар "Яровая кануннары"ннан баш тарту мөмкинлеген караячак


Михаил Абызов
Михаил Абызов

Русия хөкүмәте белгечләре "Яровая кануннары"ннан баш тарту турындагы петицияне караячак. Ачык хөкүмәт сораулары министры Михаил Абызов җитәкчелегендә эшче төркем утырышы 19 гыйнварда булачак.

Русия хөкүмәте белгечләре "Яровая кануннары"ннан баш тарту турындагы петицияне караячак. Ул "Русия иҗтимагый инициативасы" сайтында 100 меңнән артык имза җыйган иде. Ачык хөкүмәт сораулары министры Михаил Абызов җитәкчелегендә эшче төркем утырышы 19 гыйнварда була, дип хәбәр итә Ведомости.

Канунны үзгәртүне сорап президент һәм премьерга мөрәҗәгать итүчеләр "Яровая кануннары" күп кенә интернет ширкәтләрне бөлгенлеккә төшерәчәк һәм шулай ук кеше хокукларын боза дип язган иде.

Петиция порталда былтыр 8 июльдә чыкты. Аны экспертлар төркеме октябрьдә карарга тиеш иде. Карау кичектерелгән өчен Коррупциягә каршы көрәш фонды мәхкәмәгә мөрәҗәгаь итте.

Басма язуынча, Американың Мәгълүмати технологияләр һәм инновацияләр фонды "Яровая кануннары" мәгълүматны саклау инициативаларының дөньяда булганнарыннан иң кырысы дип билгеләгән. Русиядән тыш әлеге өлкәдә кырыс кануннар Кытай, Индонезия, Төркия, Вьетнам һәм Германиядә бар диелә.

Дума депутаты Ирина Яровая һәм Федерация шурасы әгъзасы Виктор Озеров әзерләгән кануннар террор һәм экстремизм, рөхсәтсез яшәүче мигрантларга ярдәм итү, урам җыеннарына чыгарга чакыру һәм ул турыдагы мәгълүматне яшергән өчен җәзаны кырыслатуны күз алдында тота. ФСБ махсус операцияләр вакытында биналарның җимерелүе өчен җавап тотмый, аларга интернет провайдерлар үзләрендә саклаган барлык мәгълүматне тапшырырга тиеш була. Провайдерлар кешеләр язган хатларны һәм кыска смс-язышулырны өч ел сакларга тиеш булачак.

Дини эшчәнлеккә чикләүләр кертелә. "Дин һәм намус иреге турында"гы канунга үзгәрешләр кертү турыдан-туры мөселманнарга да кагыла. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев бу канунны кискен тәнкыйтьләп чыкты. Ул Татарстан дәүләт шурасының 19нчы сессиясендә катнашкан депутатларны "Яровая кануннары" өчен тавыш бирмәскә чакырган иде.

XS
SM
MD
LG