Хатын-кыз маршлары Вашингтонда гына түгел, Американың күп кенә башка эре шәһәрләрендә һәм шулай ук, дөньяның төрле илләрендә үтте.
Вашингтондагы чарада 500 меңләп кеше катнаша дип хәбәр ителә. Башта анда 200 меңләп кеше катнашыр дип көтелгән иде. Бу сурәткә караганда, анда Трамп инаугурациясенә караганда да күбрәк кеше килгән..
"Америкадагы хаосны төшерергә Кремль телевидениесе дә килгән", дип хәбәр итә Foreign Policy колумнисты @Jjulia Ioffe
Вашингтон чарасында чыгыш ясаучылар исемлеген монда табып була. Аларның күбесе хатын-кызлар, ләкин араларында, мисал өчен, танылган режиссер, Дональд Трампның каты тәнкыйтьчесе, аның җиңәчәген алдан фаразлаган Майкл Мур да бар.
Майкл Мур үзенең чыгышында хакимияткә демократик ысуллар белән басым ясарга чакырды: Конгресстагы вәкилегезгә көн саен шалтыратыгыз, моны көндәлек шөгылегез итегез, шул чакта алар киләсе тапкыр кайсы яктан китереп тибәселәрен белмәячәк..
Чара инде бара, ә кайбер катнашучылар анда һаман килеп җитә алмаган, метрога керү өчен чират тора (бу фотода Вашингтонның төньяк бистәсендәге метро кереше):
ҖАНЛЫ: Хатын-кызлар маршыннан BuzzFeed трансляциясе
Чарада катнашучыларның күбесе алсу төсле киемнән килгән. Тагын бер шарт – киемнең берәр өлеше бәйләнгән булырга тиеш, әйтик, башлык йә шарф.
Прагада узган чарада катнашкан бу ике кыз да алсу төсле кием кигән:
Австралиянең Сидней шәһәрендә протестчылар "Дивар түгел, күпер" дигән шигар күтәреп чыкты. Трампның [Мексика чигендә] дивар төзү ниятенә ишарә дип аңларга кирәктер.
Шундый ук эчтәлектәге шигар Прагада үткән чарада да бар иде:
Берлинда узган чарада катнашучы: