Фәнни чыгымнарның киметелүе турында норматив хокук актлары порталында урнаштырылган карар өлгесендә белдерелә. Беренче чиратта "комплекслы фәнни-технологик мәсьәләләрне хәл итү"гә юнәлтелгән тикшеренүләр өчен чыгымнар киметеләчәк. Бюджетның бу маддәсе нигезендә каралган чыгымнар 2017 елда өчтән бер өлешкә, калган ике елда ике тапкырга киселәчәк.
Техник инфраструктурага ярдәм планлаштырылганнан ике тапкырга кимрәк булачак, фәнне популярлаштыруга бүленгән чыгымнар 30 процентка кимиячәк.
Шул ук вакытта хөкүмәт фән һәм уку йортларын төзү һәм төзекләндерүгә чыгымнарны арттырырга ниятли.
Русия фәннәр академиясенең икътисад институты мөдире Дмитрий Сорокин фикеренчә, бүген фән бюджеты кими икән, ун елдан соң технологик яктан артта калу көчәячәк, дип яза РБК. Аның сүзләренә караганда, фәнне финанслауны киметәсе урынга, акчаны нәтиҗәсез кулланган өлкәләрне ачыкларга һәм шулай экономияләргә кирәк.
Русия фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов фикеренчә, хәлне яхшырту өчен "сәяси карар" кирәк – дәүләт өчен фән беренчел булырга тиеш.