Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның "Хәмзә" мәчете ихатасындагы хәләл азык кибетләрен җимерделәр


Җимерү эшләре
Җимерү эшләре

28 гыйнвар иртән халык йокыдан уянуга Уфаның Сипай бистәсендәге "Хәмзә" мәчете ихатасындагы сәүдә кибетләрен җимерү башланды. Мәгълүматларга караганда, ул кибетләр канунсыз эшләгән булган.

Авыр техника берничә сәгать эчендә дистәләрчә кибетне җимереп бетте. Җимерек кибет калдыклары тау булып өелде. Аларны ташу эшләре әлегә башланмаган. Тротуарда кибет эчендәге суыткыч, өстәл һәм башка җиһазлар, кирәк-яраклар да тезелеп тора иде. Кибетләрне җимерүче эшчеләр Азатлык хәбәрчесенең ни сәбәпле хәләл азык сату урыннарын җир белән тигезләүләре турында сорауга җавап бирми, мәчеткә күрсәттеләр.

Әлеге мәчетне үзенең акчасына Хәмзә хаҗи Галләмов төзеткән иде. Төзелеш эшләре 2002 елда башланды. Мәчет өчен җирне башкаланың ул чактагы мэры Фидус Ямалетдинов биргән иде. Ул барлыгы 700 квадрат метрны тәшкил итә. Мәчеттән кала бу мәйданда шәкертләр өчен мәдрәсә, никах йорты һәм дистәләрчә сәүдә кибетләре дә төзелгән иде.

"Хәмзә" мәчете тирәсендә каршылык күптәннән килә. Ул чакта мәчетнең имамы Хәмзә хаҗи Азатлыкка фикерләрен белдереп, Фидус Ямалетдиновтан соң килгән башкала җитәкчеләре мәчет ихатасындагы кибетләрдән файда алмавы өчен үзенә басым ясауларын белдергән иде. Берничә тапкыр аңа кибетләрне алу турында кисәтү ясалды, үзен милициядә тоткарлау очраклары да булган иде. Ничек булса да, Хәмзә хаҗи исән чагында сәүдә урыннарын саклап килде. 2015 елның 17 июнендә ул бакыйлыкка күчте. "Хәмзә" исемендәге хәйрия фонды төзелде.

Соңгы айларда Уфаның Октябрь районы хакимияте сәүдә кибетләрен сүтүне таләп итүе, 17 гыйнвар бер кибетне трактор җимерү билгеле булды. Ләкин җимерү эшләре шул бер кибет белән тукталган иде. 28 гыйнвар ике дистәгә якын кибетнең берсе дә калмады.

Хәләл азык сату кибетләреннән калган урын
Хәләл азык сату кибетләреннән калган урын

Азатлык хәбәрчесе вазгыятьне белешү өчен "Хәмзә" мәчетенә узды. Мәчет хезмәткәрләренең берсе үзенең исем-шәрифләрен атамауны сорап һәм фотога төшүдән баш тартып шуларны сөйләде:

"Хәмзә хаҗи исән чагында ул кибетләр аңа карый иде. Аның сүзләренчә, кибетләрне арендалаудан кергән керем белән мәчет файдаланган. Ул мәрхүм булганнан соң "Хәмзә" фонды оештырылып, алар фондка күчте. Мәчеткә бер тиен дә файда кермәде. Ул гына да түгел, хәләл азык сатылырга тиешле кибетләрдә башка төрле азыклар сату очраклары да булуы мәгълүм. Хәтта яшереп кенә дуңгыз ите сату очраклары да булган.

Коммуналь бурычлары җыелган. Ут өчен 67 мең сум, җылыту өчен 160 мең сум бурычка батканнар. Хәзер аларны без түләргә тиеш. Иң кызыгы шул – мәчет үзе дә канунлаштырылмаган булып чыкты. Без арбитраж мәхкәмә аша тугыз ай буе аны канунлаштырдык. Әле ул кануннар эшләгәнгә ике генә ай. Канунга ярашлы, биредәге җирләр чикләнмәгән вакытка безгә бирелгән. Ләкин анда башка эшчәнлек алып бару, җирдән максатсыз файдалану тыелган. Ягъни кибетләр канунсыз эшли. Хакимиятләр кибетләр сүтелмәгән очракта, җирне алачакларын белдерде. Шуңа без каршылык күрсәтмәдек. "Хәмзә" фонды җиһазларын ташып бетте. Ул гына да түгел, мәчеткә биргән, мәдрәсә бинасындагы җиһазлар, келәмнәр һәм башка әйберләрне дә ташып беттеләр. Кибеттәге сатучыларга әйберләрен алырга берничә атна вакыт биргән иделәр. Бер эшкуар гына җиһазларын алудан баш тартты. Әле урамда тезелеп торган әйберләр аныкы."

Кибеттән чыгарылган милек
Кибеттән чыгарылган милек

Азатлык хәбәрчесенең ни өчен җимерү эшләренең халыктан качып төнлә башлануы турындагы сорауга, ул сүтү эшләренең 6 сәгать 30 минутта башлануы, моны урамнарда тыгыннарга кадәр техника китерергә уңайлы булуы белән аңлатты. "Хәмзә" мәчете хезмәткәре документтагы имзаларны күрсәтмәүне сорап, кибетләрне сүтү турында мәхкәмә приставлары идарәсенең таләбе белән дә таныштырды. Анда кибетләрнең 17 гыйнвар көндезге 12 сәгатькә кадәр алынырга тиешлеге әйтелгән.

Мин урамга чыкканда җимерү эшләре туктаган иде. Тротуарга тезгән җиһазларны машинага тутырып торалар иде. Азатлык хәбәрчесенең бу җиһазлар кемнеке дигән соравы җавапсыз калды. Алар үзләрен эшчеләр дип атады.

Мәчеткә килүчеләр һәм урамнан узып баручылар арасында сәүдә кибетләрен сүтүгә ризасызлык белдереп узучылар да бар иде. Мәчеткә йөрүчеләр хәләл азыкны биредән алулары, шул тирәдә яшәүчеләр дә ул кибетләрнең уңайлы булуы турында сөйләделәр. Биредә аяк киемнәре төзәтү киоскысы да урнашкан булган. Мәчет ихатасындагы кибетләрдән калган урын сугыш узган җирне хәтерләтә. Бәлки бу да җир, керем өчен барган сугыш нәтиҗәседер?

XS
SM
MD
LG