Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 20:11

Казанда халык социаль-икътисади хокукларын яклап митингка чыгарга җыена


Митинг Мулланур Вахитов һәйкәле янында узачак

Ватандашларның социаль-икътисади хокукларын яклауга багышланган митинг Казанда якшәмбе, 5 февральдә узачак. Чараны КПРФның Татарстан бүлекчәсе һәм СОЦПРОФ ирекле һөнәр берлекләре берләшмәсе оештыра.

Каршылык чарасы Мулланур Вахитов һәйкәле янында узачак һәм анда берничә мәсьәлә күтерләчәк, диелә һөнәр берлекләре берләшмәсе сайтында. Осиново бистәсендәге Имәнлек урамында яшәүчеләр газүткәргеч янында урнашкан йортларын һәм гаражларын сүтү турындагы карар белән килешми. "Татарстан премьер-министры бу нисбәттән мәхкәмә карарын тагын бер тапкыр карарга кирәк, диде, ләкин проблем хәл ителмәде, бу халыкны бик борчый" диелә сайтта.

Моннын тыш, митингка алданган фатир алучылар проблемнары, коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең артуы һәм Татарстан банклары тирәсендәге мәсьәләләр дә чыгарылачак. Каршылык чарасына Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын ала алмаучылар да кушылыр дип көтелә.

Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын ала алмаучы ике йөзләп кеше 21 гыйнвар Казанда Тинчурин бакчасында да митингка җыелды. Анда Казан, Алабуга, Әлмәт, Минзәлә һәм башка шәһәр-районнардан зыян күрүчеләр дә бар иде. Алар Татарстан җитәкчелегеннән акчаларын кайтаруны, Татфондбанкны санацияләүне (тернәкләндерү) сорады.

XS
SM
MD
LG