Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 03:25

Freedom House халыкара хокук яклау оешмасы сишәмбе көнне басылган еллык хисабында Русияне сәяси һәм сивиль ирекләргә дөньяда иң еш кул салучы ил дип атый.

"Русия шаккатырлык тәкәбберлек һәм дошманлык белән Кушма Штатларда һәм башка демократик дәүләтләрдә барган сәяси процессларга тыкшына, Сүриядә Бәшәр Асадның диктаторлык режимына хәрби ярдәм күрсәтүне арттырды, Украина җирлеген канунсыз басып алуны ныгытты" диелә Freedom House оешмасының "2017 елда дөньяда ирек" дип аталган еллык хисабында.

Хисапта шулай ук Русинең үзендә дә сәяси опозиция эшчәнлеге һәм җәмәгатьчелек тарафыннан ризасызлык күрсәтү кысыла диелә.

"Русиядә репрессияләр мохите элек тә бар иде, әмма елдан-ел хәл начарлана бара дигән хис туа", ди Freedom House вәкиле Сара Репуччи. "Быел без барысыннан да ныграк парламент һәм төбәк сайлауларының контрольдә тотылуына һәм үзәк канун чыгару хакимиятендә либераль оппозициянең тулысынча юкка чыгуына борчылдык. Безне шулай ук мөстәкыйль фикерле кайбер оешмаларның чит ил агентлары яки "кирәкмәгән" оешмалар дип танылуы да борчый", ди Репуччи.

Freedom Houseның башка хисапларындагы кебек монысында да Русия ирексез ил дип танылган. Бу күрсәткеч белән ул Әфганстан, Азәрбайҗан, Беларус, Иран, Казакъстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан белән бер рәттә тора.

Ирексез дип планетаның 39 процент халкы яшәгән тагын 49 дәүләт танылган. Исемлектәге 67 ил сәяси һәм сивиль ирекләрне чикләгән. Хәлләр яхшырган дип саналган илләр исемлеге ике тапкырга диярлек кимрәк. Хисапта барлыгы 195 ил өйрәнелгән.

Евразия төбәге, гомумән, "демократиягә юнәлтелгән һәм автократик илләргә бүленгән" диелә хисапта.

Украина, Грузия һәм Молдавия "соңгы елларда ирешелгән демократик уңышларын бөтен көченә саклап калырга тырыша", әмма әгәр Көнбатыш әлеге илләргә ярдәм итүен киметсә, бу прогресс юкка чыгачак, дип кисәтә Freedom House.

"Европа берлеген һәм Кушма Штатларны күбрәк эчке проблемнары борчый, күрәсең, аларның башкаларга үрнәк булырга һәм демократияне саклауда ярдәм күрсәтергә омтылмавы быел аеруча борчылу уята, ди Репуччи.

Автократик дип санаган илләр төркеменә килгәндә, Азәрбайҗанда, Кыргызстанда һәм Таҗикстанда узган елда "икътисади һәм сәяси тотрыксызлык шартларында хакмиятне ныгытуга юнәлтелгән адымнар ясалган" диелә Freedom House хисабында. Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан Төньяк Корея, Сүрия һәм Эритрея белән беррәттән 11 иң ирексез ил исемлегендә тора.

Дөньяда ирекнең кимүенә демократик илләр дә йогынты ясаган. Зур демократик дәүләтләрне "Британиянең Европа берлеге әгъзалыгыннан баш тартуы, Европада ксенофобик уң фиркаләрнең популярлашуы, АКШта президент сайлауда Дональд Трампның җиңеп чыгуы кебек вакыйгалардан соң борчылу һәм кыюсызлык биләп алды" диелә хисапта. Репуччи сүзләренә караганда, бу вакыйгалар мөһаҗирләргә һәм азчылыкларга мөнәсәбәт үзгәрүгә бәйле.

XS
SM
MD
LG