Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Көнбатыштан Донбасс өчен Русиягә басымны арттыруны сорый


Авдеевка тирәсендә атыш (архив фотосы)
Авдеевка тирәсендә атыш (архив фотосы)

Украинаның тышкы эшләр министрлыгы Донбасстагы куркыныч эскалацияне туктату һәм төбәктә һуманитар һәлакәт булдырмый калу өчен халыкара җәмәгатьчелеккә Русиягә сәяси-дипломатик басымны көчәйтүне сорап мөрәҗәгать итте.

"Русиядән кичекмәстән хәрби хәрәкәтләрне туктатуын һәм тынычлык режимын төгәл үтәвен таләп итәбез", диелә Украина тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә.

Белдерүдә язылганча, атышлар нәтиҗәсендә электр чыбыкларына зыян килеп, Авдеевка һәм Ясиноватая шәһәрләре тулысынча электрсыз калган. Ким дигәндә ике кеше яраланган. 400 меңгә якын кеше утсыз, сусыз һәм ягулыксыз калган. Салкыннарның көчәюен һәм Русия тарафлы сепаратистлар ягыннан атуларның туктамавын исәпкә алганда, мондагы һуманитар хәлнең начарлануы дәвам итә, диелә белдерүдә.

Украина премьер-министры Владимир Гройсман, күптән түгел Украина телеканалыннан чыгыш ясап, килеп туган проблемны хәл итүнең бөтен чаралары да, хәтта бу төбәктә яшәүчеләрне өлешчә эвакуацияләү мөмкинлекләре дә карала, дип белдергән иде.

Хөкүмәт башлыгы кушуы белән, зыян күргән районнарда Гадәттән тыш хәлләр дәүләт хезмәте идарәләре һәм халык өчен җылыну урыннары булдырылырга тиеш. Хөкүмәт альтернатив энергия чыганакларыннан мәктәп һәм балалар бакчалары кебек социаль биналарны ягулык белән тәэмин итүне хәл итәргә җыена.

Авдеевкадагы гадәттән тыш хәлләр аркасында Украина президенты Петр Порошенко 30 гыйнварда Германиягә эш сәфәрен бүлеп, Киевка кайтты. Хөкүмәт башлыгы Украинаның көнчыгышындагы низагны җайга салу өчен кичекмәстән өчьяклы контакт төркеме утырышына җыелырга чакырды.

29 гыйнварда Донбасста хәлләр кискенләште. Украина позицияләре Авдеевка тирәсендә сепаратистларның көчле атышына дучар булды. Әлеге район Украина өчен стратегик әһәмияткә ия. Ике көн эчендә Авдеевка янында сигез украин хәрбие һәлак булды, утызга якыны яраланды диелә тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә.

Порошенко белдерүенчә, дошман Донецки һәм Ясиноватаяның кешеләр яши торган өлешләрендә урнаштырган позицияләрдән ут ачкан.

Донецки өлкәсе прокуратурасы Авдеевкада Русия тарафлы сепаратистларның атышын теракт буларак бәяләде.

XS
SM
MD
LG