Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 08:42

Казандагы Русия ислам институтында (РИИ) укучы мөселман кызлар "Без хиҗап яратабыз" дигән чарага чыкты. Алар бу чара аша Русия төбәкләрендәге яулыклы кызларны эзәрлекләүләргә каршы булуларын белдерде һәм уку йортларында хиҗап тыелган төбәкләрдәге студент кызларга теләктәшлек күрсәтте.

"Татарстанда мөселман кызлар хиҗапны теләгәнчә иркенләп кия ала. Шулай да без бу чараны уздырырга булдык, чөнки хиҗаплар тыюга дучар булган төбәкләрдәге мөселман кызларына теләктәшлек итәсебез килде", ди чараны оештыручылар.

Элегрәк шундый ук чара Чечняда узган иде. Анда да яулыклы һәм хиҗаптан йөрүче кызлар катнашты. Катнашучылар Русия мәгариф министры Ольга Васильеваның мәктәптә яулык ябынып йөрүгә каршы әйткән сүзләренә ризасызлык белдерде.

Соңгы көннәрдә хиҗапларны тыюга каршы чаралар Русиядә күбәя бара. Мәсәлән, "Эхо Москвы" радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов радио хезмәткәрләренә, диннәре кушса, яулык ябынып йөрергә рөхсәт итүче фәрман чыгарды. Бу карарның сурәтен ул үзенең Инстаграмында да урнаштырды.

Уфадан Равил Баязитов "Азюрка, бирешмә!" дип язылган плакат янында төшкән фотосын Фейсбукта куеп, флешмоб оештырды. Моннан алда Баязитов "Мин – Шарли" лозунгына охшатып: "Мин – Азюрка. Je suis Azyurka. Ben – Azürka. I am Azyurka. Ich bin Asürka" дигән язмаларны интернетта урнаштырган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG