Accessibility links

сишәмбе, 19 сентябрь 2017, Казан вакыты 16:47

Русиядә җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, русияләрнең яртысы диярлек уку йортларында дини билгеләрне күрсәтеп йөрүдә гаеп күрми. 2012 елда андыйлар 35 процент кына булган.

Русия ватандашлары арасында уку йортларында дини билгеләрне күрсәтеп йөрүгә каршы булмаучылар арткан. Русиядә җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге сораштыруына караганда, фикер алышуда катнашканнарның 47 проценты мәткәпләрдә яулык ябуга каршы булмавын белдергән. 2012 елда андыйлар 35 процент кына булган.

Уку йортларында дини билгеләрне күрсәтүне хуплаучылар арасында яшьләрнең (73 процент) һәм ислам тарафдарларының (68 процент) өлеше зур.

Укучылар һәм укытучылар дин тоту билгеләрен күрсәтеп йөрергә тиеш түгел дип фикер алуда катнашучыларның 47 проценты саный. Алар арасында иң күбе 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләр (55-57 процент), югары белемлеләр (56 процент) һәм атеистлар (56 процент).

Сораштыру күрсәткәнчә, һәр икенче русияле мөселман балаларына яулык ябынып йөрүне тыюдан баш тартуны хуплый. Респондентларның 37 проценты моңа каршы чыга. 13 проценты җавап бирергә авырсынган.

Тикшеренү нәтиҗәләре Мордовиядә мөслимә укытучыларга мәктәпләрдә яулык ябып йөрүне тыю аркасында килеп туган низаг сурәтендә дөнья күрде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG