Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуров вафат


68нче яшендә Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге театры актеры Тимергали Зиннуров вафат булды. Аның белән хушлашу 2 февраль көнне Тинчурин театры бинасында узачак.

Тимергали Зиннуров 1949 елда Лаеш районында туа. Казан дәүләт курчак театрында хезмәт итә, 1982 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли, анда 40лап ел уйный.

Күпсанлы рольләре арасында "Итил суы ака торур"да Алмыш хан, "Йосыф – Зөләйха"да Мәлик Рәййан, "Без бит авыл малае"нда Иршат, "Гаугалы мәхәббәт"тә Франциск һәм башка уңышлы образлар тудыра. "Тимергали Зиннуров һәрвакыт ялкынланып, илһамланып иҗат итте. Аның уенына һәрчак табигыйлек, тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде. Ул бер-берсенә охшамаган, тамашачылар күңелен яулаган образлар тудырды", диелә Тинчурин театры тараткан мөрәҗәгатьтә.

"Үзенчәлекле, җор телле, юмор хисле, моңлы кеше иде. Туры сүзле иде. Ни кызганыч, театрыбыз тальянсыз калды. Бик зур югалту!", дип сөйләде Азатлыкка Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин.

Заманында Тимергали Зиннуров белән курчак театрында эшләгән Раилә Хәлиуллина Азатлык белән сөйләшүдә аны шулай искә алды: "Тимер абый белән без курчак театрында эшлэдек. Мин аның турында бик күп сөйли алырмын кебек иде, кинәт кенә бу хәбәр әллә нишләтте бик авыр кабул иттем. Ул булган җирдә уен-көлке, шаян сүз, җыр-моң яңгырар иде. Кулына баянын алып сыздырып җибәрсә, юлларның авырлыгы да, клубларның салкынлыгы, гомумән, барлык мәшәкатьләр онытыла иде."

1981 елда Тимергали Зиннуровка "ТАССРның атказанган артисты", 1993 елда "Татарстан Республикасының халык артисты" исеме бирелә.

Тимергали Зиннуров белән хушлашу 2 февраль көнне, көндезге 11дә Тинчурин театры бинасында үтәчәк.

XS
SM
MD
LG