Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада тагын сугыш котыра


Надя Волкова 1 февраль иртәсендә базарга барышлый һәлак булган әнисе янында
Надя Волкова 1 февраль иртәсендә базарга барышлый һәлак булган әнисе янында

Азатлык/Азат Европа радиосы хәбәрчесе Кристофер Миллер, Украинаның көнчыгышында сугыш яңадан көчәеп киткәч, иң каты бәрелешләр барган Авдеевкага юнәлде. Азатлык ут эчендәге шәһәрдән аның күзәтүләрен тәкъдим итә.

Надя Волкова әле генә җан биргән 60 яшьлек әнисе Катяның җәсәде янында елап утыра. Ак карда кызыл таплар тезелгән. Кышкы җил мәетне каплаган япманы очырмасын дип читләрен кирпеч белән бастырганнар.

24 яшьлек Надя әнисенең кулларын капшый, бар гәүдәсе белән калтырана, елаудан инде күзләре кызарып беткән. Тикшерүче килгәнче мәет шунда ятарга тиеш.

Биш көн элек Авдеевкада тагын сугыш котыра башлады. Украинаның көнчыгышындагы бу шәһәрдә 22 мең кеше яши.

1 февраль иртәнге 7:30да шәһәргә кисәк кенә берьюлы күпләгән ракета килеп төшә. Базарга дип чыккан Катя Волкова шулай юлда һәлак була.

Украинаның көнчыгышында өч ел чамасы элек башланган сугыш Русия җитәкчесе Владимир Путин АКШның яңа президенты Дональд Трамп белән беренче тапкыр телефоннан сөйләшкәннең икенче көнендә яңадан дөрләп китте. Фронт сызыгы 450 чакрымга сузыла. Бер якта Украина гаскәрләре, икенче якта Русиядән килгән сугышчылар һәм Мәскәү ярдәмендә сугышучы җирле сепаратистлар.

Һөҗүмнәрнең иң катысы Авдеевкага туры килә. Биредә көне-төне атышлар тынмый. Ике яктан да туплар ата. Түбәндәге видеоны бер йортка ракета төшеп шартлаудан яраланган кешегә ярдәм итүчеләр төшергән.

Авдеевкада кешеләр яшәгән йортка ракета төшеп шартлаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:58 0:00

Берничә ел элек кенә гөрләп эшләп торган шәһәр бүген пыяла кыйпылчыклары һәм кайгы белән тулган. Хәрби техника машиналарга юл бирми, урамда солдатлар җирле кешеләргә караганда ешрак очрый.

Авдеевкада 1 февраль иртәсендә ракета җимергән йорт
Авдеевкада 1 февраль иртәсендә ракета җимергән йорт

Сугышның кискенләшүе ике ел элек якында гына булган Дебальцево бәрелешен дә хәтерләтә. Авдеевкадан 70 чакрымлап төньяк-көнчыгыштагы стратегик тимер юллар киселеше өчен булган ул бәрелештә Русия гаскәрләре һәм аларга ярдәм итүче сепаратист сугышчылар чолганышында калган йөзләрчә украин хәрбие һәлак булды.

Авдеевкада яшәүче Петро Иванович, төнлә күршедәге мәктәпнең бакчасына ракеталар төшеп шартлаудан сискәнеп уянса да, хәлләр әле алай ук начар түгел ди. "Бу Дебальцево түгел әле", ди ул бакчадагы ак карга сибелгән кыйпылчыкларга һәм ракета төшкән урыннардагы кара чокырларга күз салып.

29 гыйнвардан бирле Украина ягында һәлак булганнар саны дистәдән арта, алар арасында хәрбиләр дә, тыныч кешеләр дә бар. Көн саен тагын берничә кешенең үлүе, берничәсенең яралануы турында хәбәрләр килә.

Украинаның Авдеевка шәһәре сугыш утында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:51 0:00

Сепаратистлар ягыннан корбаннар турында мәгълүмат игълан ителми. Шулай да, бер югары җитәкчеләре өч сугышчының үлүен раслады.

Авдеевкада бомбалаулар 20ләп йортны җимергән. 18 дәрәҗә суыкта шәһәр тулысынча диярлек утсыз һәм җылысыз калды.

Бомбалаудан электр челтәренә зур зыян килү сәбәпле, ташкүмер коксы җитештерүче һәм Авдеевканы җылытучы корылма 20 процентка гына эшли
Бомбалаудан электр челтәренә зур зыян килү сәбәпле, ташкүмер коксы җитештерүче һәм Авдеевканы җылытучы корылма 20 процентка гына эшли

Авдеевкадагы иң зур ширкәт булган ташкүмер коксы җитештерүче корылма бер үк вакытта шәһәрнең шактый өлешен җылылык белән дә тәэмин итә.

Баш мөдир Муса Магомедов шәһәргә җылылык бирү өчен ширкәттәге 4 меңләп хезмәткәрнең көне-төне тырышуын, әмма бомбалау нәтиҗәсендә электр челтәренә зур зыян килү сәбәпле, корылманың 20 процентка гына эшләвен белдерде. Әгәр корылма эштән туктаса, шәһәр бушап "авылга" әйләнеп калачак, ди ул.

Һуманитар ярдәм үзәгенә кешеләр ашарга һәм җылынырга килә
Һуманитар ярдәм үзәгенә кешеләр ашарга һәм җылынырга килә

Хәрбиләр һуманитар ярдәм үзәге булдырган. Биредә 2 меңнән артык кеше көндезге ашка җыела. 25ләп кешегә исәпләнгән җылыну чатырларына кешеләр шыплап тулган.

Автобуслар кешеләрне йөзәрләп якындагы башка шәһәрләргә эвакуацияли.

Әмма күпләрнең китү мөмкинлеге юк яки китәселәре килми. Күршесен кул болгап озатып калган пенсионер Алла Александровна "моңарчы исән булдык, алга таба да исән булырбыз әле" ди. Ул кызына һәм оныгына ярдәм итү өчен Авдеевкада кала.

Донецки өлкәсе губернаторы Павло Жебривский Авдеевкадагы һуманитар ярдәм үзәгендә халык белән очраша
Донецки өлкәсе губернаторы Павло Жебривский Авдеевкадагы һуманитар ярдәм үзәгендә халык белән очраша

Донецки өлкәсе губернаторы Павло Жебривский бер тәмәке артыннан икенчесен кабыза, җыелган халыкка электр һәм җылылык челтәрен торгызу эшләре турында сөйли. Әмма өлкән яшьтәге хатыннар аны бертуктаусыз бүлдереп сораулар яудыра:

– Ә бомбалаулар?
– Әйе, ә без төнлә ничек йокларга тиеш соң?
– Туктатыгыз бу сугышны, хайван урынына кыралар бит безне!

XS
SM
MD
LG