Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 12:46

Казан активистларының чүп яндыру ширкәте төзелешенә каршы көрәшен Гринпис кебек халыкара оешманың Русиядәге бүлекчәсе дә яклый. Азатлык "Гринпис Русия" вәкиле һәм активистлар белән сөйләште.

"Гринпис Русия" оешмасының токсик програмнар мөдире Алексей Киселев Азатлык сорауларына җавап биреп, Казан янында чүп яндыру ширкәтен төзү башлангычына бәя бирде.

– Русиядә чүп эшкәртү тәртибен билгеләүче 89нче федераль канун бар. Анда күреләсе чаралар исемлегендә чүп яндыру иң соңгы урында тора. Казанда башка чаралар күрелгәнме, чүп яндыру ширкәтен төзү карары чыннан да дөрес карармы, монысына бәя бирә алмыйм.

– ​ Чүп яндыру ширкәтен төзү яклылар бу – ​заманча технология, мохиткә зыян китерми торган булачак дип әйтеп килә. Сез моңа ышанасызмы?

– Мин документларга гына ышанам. Ширкәт турында, аның урнашу урыны, калдыкларның морфологик торышы турында, әйләнә-тирә мохиткә тәэсире турында документларны күргәнче, ышанмаячакмын.

Чүпне яндыруга караганда аны эшкәртү күпкә отышлырак

Русия кануннарында экологик куркынычлык презумциясе бар. Ягъни Русиядә, иминлеге расланмыйча, теләсә нинди сәнәгать ширкәте куркыныч санала. Инде әйткәнемчә, федераль канунда экологик иминлек кагыйдәләре билгеләнгән.

Беренчесе – чүпнең күләмен киметер өчен мөмкин булган чараларны куллану кирәк. Икенчесе – күрелгән чаралардан соң да чүпкә киткән калдыкларны икенче тапкыр куллану юлларын табарга тиешбез. Өченчесе – калдыкларны эшкәртергә кирәк. Бу өч чараны күргәннән соң да чүп калырга мөмкин. Бу – нормаль күренеш. Монда механик бастыру ысулын кулланырга була. Ул яндыру ширкәтенә караганда күпкә отышлырак. Бу очракта һаваны пычрату кебек проблемнар булмый, экологик каза куркынычы бетә.

– ​Русиянең күп төбәкләрендә Гринпис исеменнән чүпне аеру кампаниясе бара. Бу чүптән арындыру мәсьәләсен хәл итә алачакмы?

– Чүпне аеру – кирәкле инструментларның берсе, әмма ул үзе генә мәсьәләне хәл итә алмый. Шул ук вакытта бер генә чүп яндыру ширкәте дә Казанда програмда язылганча "чүпне күмү дәрәҗәсен нульгә җиткерү" максатына ирешмәячәк.

"Чиста Русия" дәүләт програмын җентекләп укып чыкканнан соң, анда берничә уйланып бетмәгән ягына игътибар иттем.

Әйтик, анда алдагы елларда чүпнең күләме артуы исәпкә алынмаган. Килештерелгән, төзелгән вакытта җыелып барган чүп күләме ширкәт яндыра алырлык күләмнән артып китәчәк дип уйлыйм.

Чүп яндырудан калган көл һәм башка калдыклар белән нишләргә?

Ширкәт төзелсә, чүп яндырудан калган көл һәм башка калдыклар белән нишләргә, ул төзелгән вакытта, эшләгән вакытта килеп чыккан чүпне кая куярга? Бу сорауларга "Чиста ил" ("Чистая страна") програмында да, башка җирдә дә җавап юк. Ягъни, берничә елдан тагын бер яндыру ширкәтен төзү турында сөйләшә башларга мөмкиннәр.

Бу, ниндидер бер төркем фикеренчә, бөтен проблемнарны хәл итә торган "тылсымлы дару" уйлап табу сыман. Ә бит монда бары тик федераль канунда күрсәтелгән чараларны гына күрергә кирәк иде.

– ​Бездә эко-активистлар, янгыннан чыккан диокcиннар яман шеш очракларын арттырачак дип куркалар. Бу куркулар нигезлеме?

– ​Бу чыннан да шулай, әмма диоксиннар белән генә эш бетми. Вак тузан, полиараматик углеводородлар чыгарылачак, авыр металлар һавага очачак, алар концераген дип санала. Анда тагын мутеген эффект булырга мөмкин, нерв ялкынсыну, тумыштан зәгыйфьлек очраклары артуын күрәчәкбез. Беренче еллардан ук түгел, организмда бу химик әйберләр җыелып барачак, аннан чага башлаячак. Активистларның куркулары чыннан да нигезле.

– ​Чүплекләрне күмгәндә "катлы бәлеш" ("слоеный пирог") дип аталган технология бар. Казанда аны кулланырга җыеналар дип хәбәр ителә. Гринписның моңа карашы нинди, бу ысул иминме?

– ​Андый күмү полигоннары бөтен җирдә бар, чүп яндыру ширкәте булган очракта да, алар барыбер булачак. Сез моны Европа илләрендә дә күрә аласыз. Швейцарияне мисал итеп китерәләр, анда имеш 90 процент яндырыла, әма чынлыкта ул азрак. Яндырып булмаганын күмәләр. Күмү полигоннары чыннан да катлы бәлешне хәтерләтә, анда калдыкларны төренә карап, аерып, янгын чыкмый торган итеп кат-кат өеп, бастырып күмәләр.

Без хәзер берничә зур экологик оешма белән берләшеп, Русиядә чүп яндыру ширкәтләре төзүгә каршы көрәш башларга җыенабыз. Якын көннәрдә бу хакта зур белдерү белән чыгачакбыз.

"Чүп яндыру ширкәтенә каршы, чүпне аерып җыю яклы" хәрәкәтенең Казандагы активисты Антон Голубков Азатлыкка әйткәнчә, чүп яндыру ширкәте төзелеше башланырга тиешле Самосырово авылы халкы да, аннан 50 чакрым ераклыкта яшәүчеләр дә, ВКонтакте челтәрендәге төркемдә торучы 2 меңнән артык кеше дә, барысы да чүп яндыру ширкәтенә каршы. Ширкәтне төзетмәү петициясен 13 меңләп кеше имзалаган. Активистлар хатлар язып кына калмыйча, урам җыеннарына чыгарга әзер, ди Голубков.

Эко-активист Антон Голубков
Эко-активист Антон Голубков

Активистлар хакимиятләрнең чүп яндыру имин булачак, зыянлы әйберләрне тотып калучы фильтрлар алмаштырылыр дигән сүзләренә ышанмый һәм Роспотребнадзор 2012 елда чыгарган бюллетенендә китерелгән саннарны китерә. Анда чүп яндыру ширкәте урнашкан Мәскәүнең Көньяк административ бүлгесендә балаларның тумыштан авыру булып туу (патология) очракларының Мәскәүнең уртача күрсәткечләре белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк булуы әйтелә. Татарстан төзелеш министрлыгының активистларга җибәргән җавабында да диоксиннарның һавага таралуы раслана.

Голубков үзе дә Казан читендә совет чорында булдырылган Самосырово чүплеге янындагы бер авылда туып үскән, анда аның әти-әнисе яши, үзе аннан ерак түгел заманча күпкатлы йортлар комплексында яши. Анда да хәзерге вакытта төтенләп яткан чүплекнең исе килә. Төзелергә тиешле чүп яндыру ширкәте якындагы авылларга гына түгел, бөтен Казанга зыян салачак, ди ул. Хәзерге вакытта төтенләп яткан чүплектән диоксиннар якын-тирәгә тарала.

Активистлар чүпне аерым җыю, эшкәртү һәм яңадан куллану технологияләре арта баручы чүптән арындырачак дигән фикердә тора. Чөнки чүп аерылган очракта күмеләсе һәм яндырыласы өлеше кими барачак.

Голубков яшәгән күпкатлы йортта гадәти чүплек янында пластикны аерым җыючы контейнер куйганнар. "Ул гел тулы була, аерым савыт куелгач, кеше пластик савытларны аерым җыя башлады", ди ул.

Белешмә

"Чиста ил" ( "Чистая страна") програмы Русия президенты каршындагы стратегик үсеш шурасы утырышында расланды. Әлеге програм Русиянең экология министры Трутнев башлангычы белән эшләнгән. Анда Мәскәү өлкәсендә дүрт, Казан янында бер чүп яндыру ширкәтен төзү каралган.

Програм паспортында язылганча, чүп яндыру ширкәте хәзерге чүплеклнең мохиткә тәэсирен киметү, диоксиннарның һавага чыгуын бетерү максатында эшләнә. Әлеге програмда 2017 елның беренче яртысында җәмәгать тыңлаулары үткәрү тиешлеге әйтелә. Казан башкарма комитетының тыңлаулар оештыруы турында әлегә мәгълүматы юк.

Татарстан төзелеш һәм торак-коммунал хуҗалык министрлыгының активистларга бирелгән җавабында чүп яндыру ширкәте бердәнбер чишелеш дип тәкъдим ителә. Чөнки 2029 елга Казанда җыелган чүпне күмәрлек җирләр калмаячак, чүп җыелу аркасында табигатькә килгән зыян күләме критик дәрәҗәгә җитәчәк диелә.

Чүп яндыру ширкәте төзелеше 2017 ел көзендә башланып, 2021 елда кулланышка тапшырылырга тиеш.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG