Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурятия башлыгы вазифасыннан китүен белдерде


Бурятия башлыгы Вячеслав Наговицынның мөддәтеннән алда үз вәкаләтеннән баш тартуы турында билгеле булды. Әле дүшәмбе генә Пермь өлкәсе губернаторы да вазифасыннан киткән иде.

Бурятия башлыгы Вячеслав Наговицын сишәмбе матбугат очрашуында мөддәтеннән алда үз вәкаләтеннән баш тартуы турында белдерде.

Наговицынның вәкаләтләре быел май аенда тәмамланырга тиеш иде. Президентка язган мөрәҗәгатендә ул "илгә һәм республикага файда китерер өчен" үз тәҗрибәсен дәүләт вазифасында куллануны сораган. Әлегә киләчәктә кайда эшләячәге билгеле түгел.

Наговицын төбәктә 2007 елдан бирле идарә итә. Аңа кадәр Томски өлкәсе губеранторы булды.

Дүшәмбе Русия президенты Пермь өлкәсе губернаторы Виктор Басаргинның вазифасыннан китү турындагы мөрәҗәгатен кабул итте. Төбәк башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Мәскәү мэриясенең икътисади сәясәт департаменты җитәкчесе Максим Решетников билгеләнде.

Дүшәмбе "Ведомости" үз чыганакларына таянып, үз вазифаларыннан Рязань, Свердловски, Новгород, Иваново Пермь өлкәләре губернаторлары, Карелия һәм Бурятия башлыклары якын араларда китәргә мөмкин дип язган иде.

XS
SM
MD
LG