Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новгород өлкәсе губернаторы вазифасыннан китүен белдерде


Сергей Митин
Сергей Митин

Сергей Митин сүзләренчә, ул вазифасыннан үз теләге белән китә һәм Русия президентыннан яңа эш урыны сораган.

Новгород өлкәсе губернаторы Сергей Митин вакытыннан алда вазифасыннан китүен белдерде. Дүшәмбе матбугат очрашуында хәбәр итүенчә, ул 2017 елда узачак төбәк башлыгы сайлавында катнашмау турында карар иткән.

Митин Новгород губернаторы булып 2007 елдан бирле эшләде.

Узган атнада вакытыннан алда Пермь өлкәсе губернаторы Виктор Басаргин һәм Бурятия башлыгы Вячеслав Наговицын да үз вәкаләтләреннән баш тартты.

Элегрәк "Ведомости" газеты якын араларда берничә "проблемлы төбәк"нең башлыклары вазифаларыннан китәргә мөмкин дип язды. Алар арасына Новгород өлкәсе губернаторы да бар иде.

XS
SM
MD
LG