Accessibility links

сишәмбе, 23 май 2017, Казан вакыты 17:50

"Яровая кануннары" нигезендә җыелачак мәгълүматның 49 проценты шифрланган. Ә шифрларны уку технологиясе әлегә юк, диелә.

2018 елның июленнән башлап "Яровая кануннары" нигезендә сакланырга тиешле мәгълүмат, шифрлау технологиясе кертелү сәбәпле, дәүләт оешмалары өчен файдасыз булырга мөмкин. Бу хакта Русия хөкүмәтендәге белгечләрнең эшче төркеме хисабында әйтелә дип яза "Ведомости".

Хисапта билгеләнүенчә, бөтен трафикның шифрланган өлеше бүгенге көндә якынча 49 процент тәшкил итә. Ләкин өч елдан ул 90 процентка җитәргә мөмкин. Ә шифрларны уку технологиясе әлегә юк диелә.

Зур күләмле мәгълүматның шифрларын укырга тырышу мөмкин эш түгел ди белгечләр.

Пәнҗешәмбе газет Яровая үзгәрешләрен кертү 2019 елга кадәр кичектерелергә мөмкин дип тә язды. Мәгълүмат саклау проектын тест режимында эшләтеп карау озак вакыт алачак, диләр.

Элегрәк Русия элемтә министрлыгының сакланырга тиешле трафикны ун тапкырга киметү турында көч оешмалары белән сөйләшүе билгеле булды. Атап әйткәндә, интернет-видео һәм IPTV мәҗбүри рәвештә сакланмаска да мөмкин дигән тәкъдим кертелде.

"Яровая кануннары" 2016 елның җәендә кабул ителде. Ул элемтә операторларын һәм интернет-провайдерларны хат алышуларны, сөйләшүләрне һәм кулланучыларның башка мәгълүматын алыт ай дәвамында саклауны мәҗбүр итә.

XS
SM
MD
LG