Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 19:42

Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев акчаны журналны алга этәрү өчен түгел, фәнни-тикшеренүләр үткәреп яхшы мәкаләләр язуга тотарга кирәк дигән фикердә.

Казан федераль университеты үзенең "Образование и Саморазвитие" журналын Scopus һәм Web of Science халыкара базаларына кертү өчен бәйге игълан иткән. Килешүнең башлангыч бәясе - 900 мең сум дип белдерелә.

Бәйге ачык аукцион рәвешендә уздырыла. Белдерүдә әйтелгәнчә, бәйгедә катнашыр өчен гаризалар 13 мартка кадәр кабул ителә. Аукцион үзе 15 мартта уздырылачак.

Тендерда җиңүче журналларны базага кертү таләпләрен исәпкә алырга тиеш диелә. Моннан тыш, дөньяның төрле илләреннән инглиз телле бәяләмәчеләр (рецензент) сайларга, журналны ике телдә алып барырга һәм аның маркетингын шәхси хат алышып тормышка ашырырга дип тә күрсәтелә.

Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, бу акчалар исраф һәм университетның абруен арттыруга китермәячәк. "Әгәр бу акчаларны фәнни-тикшеренүләр үткәреп, шуның нәтиҗәсендә яхшы мәкаләләр язуга тотсалар һәм ул мәкаләләр журналда басылса -университетның абруе артыр иде", ди Ясәвиев.

XS
SM
MD
LG