Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанк идарәсе рәисе урынбасары Мерзляков сак астында калдырылды


Вадим Мерзляковтан тыш, бу эш кысаларында тоткарланган Илнар Әбелманов, Тимур Вальшин һәм Рөстәм Тимербаев та сак астында кала.

Татарстан Югары мәхкәмәсе караклыкта шикләнелеп сак астына алынган Татфондбанк идарәсе рәисе урынбасары Вадим Мерзляковның өй сагына чыгару турындагы мөрәҗәгатен җомга көнне кире какты. Ул тикшерү изоляторында кимендә 2 апрельгә кадәр калачак.

Татфондбанкта кыйммәтле кәгазьләр базарында актив чаралар идарәсе башлыгы Илнар Әбделмановның да шикаяте канәгатьләндерелмәде. Ул да тикшерү изоляторында 2 апрельгә кадәр калачак.

Элегрәк мәхкәмә "ТФБ Финанс" инвестиция ширкәте җитәкчесе Тимур Вальшинны да сак астында калдырган иде.

Тимур Вальшин, Вадим Мерзляков, Илнар Әбделманов һәм "ТФБ Финанс" кыйммәтле кәгазьләр базарында мөштәри хезмәтләре идарәсе башлыгы Рөстәм Тимербаев Русия җинаять кодексының 159нчы маддәсе нигезендә ("Аеруча зур күләмдә башкарылган караклык") сак астына алынган иде.

Бу эш кысаларында йөзләгән кеше барлыгы 90 млн сумнан артык зыян күргән санала.

XS
SM
MD
LG