Америка сенаторы Марко Рубио Вашингтондагы Русия илчелеге каршындагы урамны үтерелгән оппозиция вәкиле Борис Немцов исеме белән атарга тәкъдим итә. Рубио тарафыннан әзерләнгән канун өлгесе сенаторның рәсми сайтына эленгән.
Дүшәмбе АКШ Дәүләт департаменты Русия хөкүмәтен Борис Немцовны үтерүгә җаваплы кешеләрне хөкемгә тарттырырга чакырды. АКШның Русиядәге илчесе Джон Теффт Мәскәүдә Немцов үтерелгән Зур Москворецки күперенә килде һәм халык мемориалына чәчәкләр салды.
Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендәге күпердә атып үтерелде. Тикшерү фаразына күрә, оппозициядәге сәясәтчене үтерүче яллап үтерткәннәр.
Узган якшәмбе һәм дүшәмбе Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да Борис Немцов истәлегенә урам чаралары узды.