Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:57

Түбән Кама Шәһәр шурасы депутатын 4 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм иттеләр


Николай Максимов (сулда) Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә

Түбән Кама Шәһәр шурасындагы "Русия коммунистлары" фиркасе депутаты Николай Максимов Русия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллиннан янап 1,8 млн сум акча таләп итүдә гаепле табылды.

1 мартта Казаның Вахитов районы мәхкәмәсе Түбән Кама Шәһәр шурасы депутаты 65 яшьлек Николай Максимовны Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллиннан янап акча таләп итүдә гаепле дип таныды һәм дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Моннан тыш, хөкемдар дүрт ел сынау вакыты да билгеләде.

Максимов Җинаять кодексының 163нче маддәсе (Аеруча зур күләмдә милек алу максатыннан янау) нигезендә кылынган җинаятьтә гаепләнде. Тикшерү мәгълүматларына караганда, Максимов былтыр җәй "Бердәм Русия" фиркасеннән Дәүләт Думасы депутатлыгына намзәт Айрат Хәйруллин турында тәнкыйть мәкаләсе чыккан "Ленинская правда НК" фирка газетын Хәйруллинның үзенә сатарга маташкан. Максимов тиражны 1,8 млн сумга тәкъдим иткән. Түбән Кама депутатын 2016 елның июль ахырында Хәйруллин вәкиленнән акча алганда тоткарлыйлар.

Элегрәк дәүләт гаепләүчесе Регина Кафарова Николай Максимовка тугыз ел каты режимлы колония хөкеме сораган иде. Абыйлы-энеле Хәйруллиннарның адвокаты Тимур Мифтахетдинов, гаепләү карары чыгарылган очракта, ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза билгеләүне сорады.

Максимов үз гаебен танымады һәм бу җинаять эше сәясәт белән бәйле дип белдерде.

XS
SM
MD
LG