Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 18:51

Oxfam күп илләрдә эштә хатын-кызга ирләргә караганда начаррак мөнәсәбәт булуын белдерә


Пакыстанда кирпеч заводы

Бөтен дөньяда хатын-кызлар ирләргә караганда күбрәк фәкыйрьлектә калуга дучар. 155 илдә ирләргә күбрәк икътисади хокуклар бирүче ким дигәндә бер канун бар. Бу хакта фәкыйрьлеккә каршы көрәшүче Oxfam халыкара берләшмәсе хисабында белдерелә.

Бүгенге көндә ирләргә хезмәт хакы хатын-кызларга караганда 23 процентка күбрәк түләнә. Хатын-кызлар башкаларны карау белән бәйле эшләрне бушлай 10 тапкыр күбрәк башкара. 67 алдынгы илдә уздырылган тикшерү күрсәткәнчә, һәр бишнече ир, хәтта тиешле һөнәре булса да, хатын-кыз эшләвенә каршы.

Эштә, хезмәт хакында һәм вазифа дәрәҗәсендә тигезлеккә ирешер өчен тагын 170 ел кирәк ди, белгечләр.

Быел Русия гаиләдә беренче тапкыр көч куллануны административ эш итеп кенә карау турында канун кабул ителде.

Росстат мәгълүматларына караганда, гаилә әгъзаларына карата көч кулланулар, 2014 ел белән чагыштырганда 2015 елда 18,4 процентка арткан.

Зыян күрүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар – 35,9 мең. Аларның 17,7 меңе ирләре тарафыннан кыйналган.

Шул ук вакытта Татарстанда ирләреннән золым күргән хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче оешмаларның булмавы, психологларга кытлык булуы да ачыкланды.

XS
SM
MD
LG