Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 90нчы еллар турында күргәзмә ачылды


 Күргәзмә Смена заманча мәдәният үзәгенең чормасында ачылды.
Күргәзмә Смена заманча мәдәният үзәгенең чормасында ачылды.

2 март Смена заманча мәдәният үзәгенең чормасында "Билгесез үткән заман: Татарстанның өр яңа тарихы музее проекты" күргәзмәсе ачылды. Ул өч атна дәвам итәчәк.

Әлеге күргәзмә Татарстанда совет чорыннан соң беренче унъеллыктагы тормыш тәҗрибәсен, халыкның шәхси кичерешләрен, көнкүрешен, гаҗәп вакыйгаларны күрсәтергә омтылыш. Оештыручылар ул дәвергә караган мәдәният, сәясәт, криминал, көндәлек тормыш, милли аспектлар һәм тел, күңел ачу, сәүдә нечкәлекләрен күрсәтергә тырышкан.

"Узганнарга, нинди генә булмасын, кул селтәргә ярамый. Аларны аңлап кына алга барырга була", ди оештыручылар.

Күргәзмә "аттракцион" форматында эшләнгән. Кайбер бүлекләрдә 90-нчы елларның кайбер мизгелләрен кичерергә була. Мәсәлән, ул чорда урамнарда бик популяр булган уен автоматларында уйнап була. "Хәбәрдарлык будкалары"на Русиялеләр элек хат җибәргән кебек, махсус дивар артында шулай ук видеохат-хәтирә җибәреп була. Ә күргәзмәнең төрле почмакларында иске телевизорларда ул чорларның шаһиты булган төрле эшлеклеләрнең хәтирәләре, 90-нчы елгы концертлар, футбол матчлары күрсәтелә.

Күргәзмә урыс телле "Инде" сәхифәсе тарафыннан оештырылган булса да, барлык мәгълүмат такталары ике телдә урнаштырылган. Мәскәү һәм Казан мөнәсәбәтләре, килешүләр һәм президент статусы кебек сәяси мәсьәләләр аерым бүлектә шактый нейтраль һәм обүектив күзлектән чагылдырылган.

90нчы елларга ишарә буларакмы, күргәзмә ачылышында килүчеләргә күпләп бушлай хәмер эчемлекләре тәкъдим ителде. Хәтта сыра агыза торган кран урнаштырылган иде.

XS
SM
MD
LG