Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт секретаре Киевка ярдәм дәвам итәчәген белдергән


Павел Климкин (с) һәм Рекс Тиллерсон
Павел Климкин (с) һәм Рекс Тиллерсон

АКШ дәүләт секретаре Рекс Тиллерсон Вашингтон Киевка ярдәмне дәвам итәчәк, дип вәгъдә иткән. Бу хакта ул Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин белән очрашуда әйткән.

АКШ дәүләт секретаре Рекс Тиллерсон АКШ киләчәктә дә Украинага ярдәм итәчәк, ә Русиягә карата чикләүләр Мински килешүләре үтәлгәнгә, Донбасс белән Кырым кайтарылганга кадәр гамәлдә калачак дип белдерде", диелгән Украина тышкы эшләр министрлыгының рәсми сайтында.

Моннан тыш, Тиллерсон белән Климкин АКШ һәм Украина президентлары очрашуын әзерләү белән дә шөгыльләнәчәк диелә.

2014 елда Кырым аннексиясеннән соң АКШ һәм Европа Берлеге Русиянең кайбер ширкәтләренә һәм физик затларына карата чикләүләр кертте. Бераздан чикләүләр Русия икътисадының аерым тармакларына да кертелде. Алар саклану сәнәгате һәм югары технологияләр белән бәйле чикләүләр. Соңрак ул санкцияләр берничә тапкыр озайтылды.

Былтыр сентябрьдә АКШ Русиягә карата яңа чикләүләр керткән иде. АКШ исемлегенә "Газпром"ның 46 оешмасы, шул исәптән Татарстанның "Газпром Трансгаз Казан" һәм Башкортстанның "Газпром Трансгаз Уфа" оешмалары да керде.

XS
SM
MD
LG