Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роттердамда полиция Рәҗәп Эрдоган тарафлылар митингын куып таратты


Роттердамдагы демонстрация
Роттердамдагы демонстрация

Төркия президенты Эрдоган вәкаләтләрен арттырачак референдумны яклау митингында катнашу өчен Һолландиягә килгән Төркиянең ике министры кире җибәрелде.

Роттердамда атлы полиция Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган тарафлылар митингын куып таратты. Алар Төркия консуллыгы янына җыелган иде. AFP журналистлары хәбәр итүенчә, консуллык каршында берничә сәгать дәвам иткән демонстрациядә катнашучыларга каршы полиция вәкилләре су сиптергән.

Элегрәк Нидерланд хакимияте Төркиянең ике министрына Эрдоганның вәкаләтләрен арттыру референдумына бәйле митингында катнашуны тыйды. Референдум киләсе айга билгеләнгән.

Анкарада Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым алар моңа "кырыс җавап" кайтарачагын әйтте.

"Һолланд хакимиятенә иң кырыс җавап булачагы җиткерелде. Без бу мәгънәсезлекне җавапсыз калдырмаячакбыз", диде ул.

Нидерланд һәм башка кайбер Европа илләре җитәкчеләре Төркия югары сәясәтчеләре катнашындагы Эрдоган тарафлылары митингларын тыйды. 11 март көнне төнлә Роттердам хакимияте Төркия гаилә эшләре министры Фатыйма Бәйтул Саян Кая машинасына юлны япты. Ул консуллыкка килеп демонстрантлар каршында чыгыш ясарга җыенган иде. Роттердам мэры Германиядән килгән министрны кире шунда кайтаруларын әйтте.

Бу хәлгә кадәр берничә сәгать элек һолланд хөкүмәте Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглы очкычына Нидерландка төшүне тыйды. Аның килүе "җәмәгать тәртибе һәм иминлек өчен куркыныч тудыра" диелде.

Эрдоган министр очкычының кертелмәвенә ризасызлык белдерде һәм һолланд дипломатларына каршы шундый ук җавап булачагы белән янады. Ул һолландларны "фашистлар"га тиңләде.

Төркиядә республика корылганнан бирле яшәп килгән парламент системы апрельдә узачак референдум белән президент системына үзгәрергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG