Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 08:19

12 мартта татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулды. Галимә Дания Заһидуллина фикеренчә, Ибраһимов үзе ышанып хезмәт иткән юл татар халкын яктылыкка, азатлыкка чыгарачак бердәнбер юл дип караган, үзе кайчандыр дөрес дип санаган фикерләрдән, көрәштәшләреннән ваз кичә һәм коммунизм-социализм төзү идеологиясенең корбаны була.

Галимҗан Ибраһимов – 1990нчы еллардан соң "кызыл язучы" дип каһәрләнгән шәхесләрнең берсе. Шул ук вакытта, татарларның милли автономиясе өчен көрәшкән, гарәп имласыннан баш тарту халык мирасын югалтуга тиң дип чыгышлар ясаган дәүләт эшлеклесе ул. Соңрак гарәп имласын яклап нык ялгышканмын дип тә белдерә Ибраһимов.

Татарстанда Ибраһимовка игътибар зурдан. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да аның исемен йөртә. 130 еллыгы уңаеннан 15 томлык академик басмасы әзерләнә, алты томы инде басарга әзер.

Татарстан фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе, әдәбият белгече Дания Заһидуллина фикеренчә, Ибраһимов үзе ышанып хезмәт иткән юл татар халкын яктылыкка, азатлыкка чыгарачак бердәнбер юл дип караган, хәтта шушы уртак көрәш өчен үзе кайчандыр дөрес дип санаган фикерләрдән, көрәштәшләреннән ваз кичә һәм инкыйлаби идеянең, коммунизм-социализм төзү идеологиясенең корбаны була.

Бүген без әдип турында нәрсәләр беләбез, ә нинди фактлар игътибардан читтә кала? Нигә Ибраһимов башта гарәп имласын яклый, ә аннан соң каты ялгышканмын дип белдерә? Нигә большевиклар элмәгеннән котылып чит илләргә киткәннәрне контрреволюцион эшчәнлектә гаепли? Азатлык әлеге сорауларга җавап эзләп Заһидуллина белән сөйләште.

Дания Заһидуллина
Дания Заһидуллина

– 1930-1940 елларда Галимҗан Ибраһимовка милләтче дигән ярлык тагылып, иҗатына салкын караш булган. 1990 елларда инде аны "кызыл язучы" дип тә йөрткәннәр. Бу бәяләмәләр аның мирасын өйрәнүгә киртә булып торганмы?

– Галимҗан Ибраһимов мирасын өйрәнми торганнар дигән сүз дөрес түгел. Кайсы татар язучысының тугыз томлык сайланма әсәрләре бар соң? Бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аның 15 томлык академик басмасын эшли, алты томы инде басмага әзер. Чагыштыру өчен: бүгенге көндә фәкать Габдулла Тукайның гына алты томлык академик басмасы дөнья күрде. Фәнни тикшерелү ягына күз салсак та, иң күп диссертацияләр Галимҗан Ибраһимов иҗаты буенча якланган. Аның әдәби иҗаты гына түгел, тарихи карашлары, тел белеме буенча хезмәтләре, аерым чорларда әдәби-эстетик карашларындагы үзгәрешләр дә махсус тикшеренүләр объекты булды.

Иҗатының төп өлеше милләт яңарышына чакыру белән сугарылган

"Кызыл язучы"мы, миллиме дигән сорауга исә, Галимҗан Ибраһимов – ул классик татар язучысы дип җавап бирер идем. Ул – татар прозасын моңа кадәр күрелмәгән фикри иркенлеккә чыгарган шәхесләрнең берсе. Аның "кызыл" ягъни соцреализм иҗат алымына туры килә торган әсәрләре дә бар. "Яңа кешеләр" драмасын, "Безнең көннәр", "Тирән тамырлар" романнарын шушы яктан карыйбыз. Шул ук вакытта иҗатының төп өлеше милләт яңарышына чакыру белән сугарылган. "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" дигән беренче хикәясендә дә, "Яшьләр хәятеннән бер ләүхә", “Яшь йөрәкләр” романында да, романтик хикәяләрендә дә милләтне алга җибәрү фикеренең үзәктә торуын, язучының милләт яшәеше белән бәйле аерым бер проблемаларга кагылуын күрәбез.

Аның иҗатын шул дәвернең катлаулы тарихи вакыйгаларыннан, язучының тормыш этапларыннан аерып карарга ярамый. Чөнки төп иҗат итү дәвере 1905-1907 еллар алып килгән күтәрелеш, милләтнең мәдәни-тарихи үсешендәге яңа чоры белән бәйле. 1917 елдан соң Галимҗан Ибраһимов дәүләт эшлеклесенә әверелә, эсерлар партиясеннән большевиклар лагерена күчеп, кызыл комиссар Мулланур Вахитовның уң кулы, беренче урынбасары була. Димәк, аның иҗатында кызыл көрәш идеяләре чагылу бик табигый.

Гыйбадулла Алпаров – хәзерге татар грамматикасына нигез салучыларның берсе (с) һәм Галимҗан Ибраһимов
Гыйбадулла Алпаров – хәзерге татар грамматикасына нигез салучыларның берсе (с) һәм Галимҗан Ибраһимов

– Галимҗан Ибраһимовның Татарстан дәүләтчелеге турындагы идеяләре тормышка ашты дип саныйсызмы?

– Ул – киң колачлы фикер иясе. Аның татар милләтенең үзбилгеләнүе өчен әһәмиятле фикерләреннән кайберләрен аерып күрсәтик әле. Әйтик, төрекме, татармы дигән бәхәсне алыйк. Берәүләр гомумтөрки мәдәният эчендә хәрәкәтне һәм "төрки" атамасын яклап чыкса, икенчеләр "татар" исемен һәм мөстәкыйль милли үсеш юлын булдыруны хуплый.

"Шура" журналының 1911 елгы 8 апрель һәм 1912 елгы май саннарында Ибраһимов "Без – татармыз" һәм "Без кем? бәхәсе" дип аталган ике мәкалә бастыра. Татар атамасы турында ул болай ди: "Ул – безнеке, һәм ул безнең төрек милләтеннән булуымызга каршы түгел. (...) Эшләремез татар эше дип атыймыз; үземез – татар; телемез – татар теле; әдәбиятымыз – татар әдәбияты; эшләгән һәммә эшемез – татар эшләре; туачак мәдәниятемез татар мәдәнияте булачак".

1916 елның 26 декабрендә "Галия" мәдрәсәсенең 10 еллык юбилее билгеләп үтелә. Юбилей уңае белән үткәрелгән тантаналы җыелышта Ибраһимов "Галия"нең мәдрәсә мөгаллимнәре, башка зыялы кешеләрне әзерләүдәге роле, халыкны агарту юлындагы хезмәтләре, киләчәктә милли мәдәниятләрне үстерүдәге перспективалары турында зур доклад сөйли. Ибраһимов докладындагы милли тел һәм әдәбиятны мөстәкыйль үстерү фикеренә каршы Муса Бигиев төрки халыклар өчен уртак тел һәм мәдәниятне үстерү кирәклеген күтәреп чыга. Бу бәхәс инкыйлабтан соң да дәвам итә. Әмма гомеренең соңгы көннәренә кадәр Ибраһимов бу мәсьәләдә үз фикереннән кайтмый.

Йә булмаса, 1926 елда Бакуда узган беренче тюркология корылтаен алыйк. Анда язучы Татарстан делегациясен җитәкли. Корылтайда, төрки халыкларның тарихын, телен, мәдәниятен өйрәнү, уртак терминология, төрки телләрне һәм әдәбиятларны укыту кебек күпсанлы мәсьәләләр белән беррәттән, татарлар һәм башка төрки халыклар өчен хәлиткеч – әлифба мәсьәләсе көн тәртибенә куела.

Оештыручылар төрки халыкларга латин имласына күчүне тәкъдим итәләр. Татарстан делегациясе вәкиле Галимҗан Шәрәф гарәп хәрефләрен сакларга чакыра. Аның чыгышын Казан делегациясе алкышлап каршы ала, тавыш биргәндә дә казаннар шушы позициядә кала. Дөрес, хөкүмәтнең рәсми позициясен белгән Ибраһимов, коммунист булуын әйтеп, тавыш биргәндә бер якка да катнашмый. Аның бу адымы да зур батырлык була.

Большевизм элмәгеннән котыла алган татар зыялыларын да Ибраһимов контрреволюцион эшчәнлектә гаепли

Корылтайдан кайтуга, "Безнең юл" журналының 1926 елгы 3нче санында Ибраһимов "Беренче Тюркология корылтае нәрсә бирде?" дигән мәкалә белән чыга, яңалифкә күчүнең татарларны гарәп графикасында гасырлар дәвамында язылган мирастан мәхрүм калдыру ягына игътибар итә.

1929 елны язган автобиографиясендә исә гарәп алфавитын яклауны "бик зур хатабыз булды" дип бәяләргә мәҗбүр була. Әмма аның әлифба мәсьәләсендә позициясе татар мәдәниятенә сакчыл һәм акыллы мөнәсәбәте турында сөйли.

Тагын бер сәяси мәсьәлә – үзбилгеләнү. Галимҗан Ибраһимов территориаль автономияне яклап чыгучыларның берсе була. Шуңа бәйле рәвештә күп кенә шәхесләр аны милләтне бер тар урынга куып кертүдә гаепләп тәнкыйтьлиләр. Берничә ел узгач, ул бу мәсьәләгә башка яссылыкта якын килә һәм мәдәни автономия мөһимлегенә кагыла.

Шул ук вакытта Ибраһимовның 1917 елдан соң сыйнфыйлык һәм миллилекне бер-берсенә каршы куюы бик зур фаҗигаләргә китерә. Татар милли үзбилгеләнүе өчен бергәләп көрәшкән кичәге мәсләктәшләрен дә, чит илгә китеп большевизм элмәгеннән котыла алган татар зыялыларын да Ибраһимов контрреволюцион эшчәнлектә гаепли. Бу позиция татар милли хәрәкәтенә бик зур зыян сала, күпләрнең язмышын җимерә.

Ибраһимов Галия мәдрәсәсе шәкертләре арасында (II рәт, сулдан икенче)
Ибраһимов Галия мәдрәсәсе шәкертләре арасында (II рәт, сулдан икенче)

– Аның мирасының шактый өлеше юкка чыккан дигән фаразлар бар.

– Бәхәсле фикер. Мирасына күз салсак, 1917 елга кадәр әсәрләрен, хезмәтләрен даими бастырган. Без аның дүрт роман, биш повесть, егермеләп хикәя, бер драма әсәре, биш йөзләп мәкалә язганын, унлап дәреслек авторы икәнен беләбез. Болар – мәгълүм мирас. 1909 елда язылган "Корьән Алладанмы, түгелме?" дигән, "Галия" мәдрәсәсеннән куылуга сәбәпче булган кулъязма югалган дип санала. Әдип үзе "Безнең көннәр" романының бер варианты югалуы турында әйтә. Бу Киев вакыйгалары белән бәйле. Югалган язмалар юк түгелдер. Әмма әдип гомере буе әсәрләрен кат-кат яза, күңелдән яхшы белә, берничә вариантын эшли. Шуңа күрә бөтенләй торгызырга мөмкин булмыйча югалган әсәрләре бардыр дип уйламыйм.

Галимҗанны, бу – авыру, кечкенә буйлы бала, дип "Хөсәения"гә алмыйлар

Кулга алынган вакытына килсәк, бу – аның авыруы көчәйгән чор. Аның авыруын Совет вакыты белән бәйләп карыйлар. Әмма башка фактлар да бар. Унбер яшьтә аны әтисе абыйсы белән Оренбурда "Хөсәения" мәдрәсәсенә урнаштырырга алып бара. Ләкин Галимҗанны, бу – авыру, кечкенә буйлы бала, дип алмыйлар. Истәлекләрдә аның ябык, ашавы начар булуы, ютәлләве турында да язылган. Шуннан әтисе аны кадим "Вәлия", ягъни Вәли хәзрәт мәдрәсәсенә биреп калдыра. 1912 елда Киевка, 1914 елда Акъярга баруының сәбәпләре күп. Алар арасында авыруы да бар. Ул Тукайны, Гафур Коләхмәтовны алып киткән ютәл чиреннән кечкенәдән үк газап чигә.

1927 елның 17 мартында, Татарстан советларының җиденче корылтаенда чакта Ибраһимовның хәле начарлана: үпкәсен кан басудан үлем куркынычы туа. Аны Казандагы Иске университет клиникасына салалар. Табиблар консилиумы, үпкә туберкулезы дигән диагноз белән, кичекмәстән җылы һавалы якларга китәргә киңәш бирә. Монда ул ун ел яши. Кулга алынганда югалган мирасны телгә алганда, менә шушы ун ел гомеренең күп өлешен хастаханәдә үлем белән көрәшеп үткәрүен исәпкә алырга кирәк. Ул бу чорда әсәрләрен русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Хатларын карасак, аның даими рәвештә тәрҗемәчеләр белән язышуын күрербез. Аерым бер өлешләренең тәрҗемәләрен ошатмыйча, үзе тәрҗемә итә. Менә шушы тәрҗемәләр аның күп вакытын ала. Безгә мәгълүм булмаган әсәре бардыр да, аны бастырырга өлгерми калгандыр дигән фикер ышандырмый.

Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре. Икенче рәттә уңнан өченче - Галимҗан Ибраһимов
Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре. Икенче рәттә уңнан өченче - Галимҗан Ибраһимов

– Ибраһимовның Әмирхан Еникины үзләренә, кызыллар партиясенә кушылырга өндәгәне билгеле. Әмма олпат язучы тыелып кала. Ибраһимовны кулга алгач, яклап сүз әйтүче Еники була. Әмирхан аганы Ибраһимовка иярүдән нәрсә туктаткан икән?

– Шәхес культы фаш ителеп, гаепсез тоткыннарны аклау башлангач, язучы Еники Ибраһимов эшен кабат карауны сорап мөрәҗәгать итә. Әдипне аклау хакындагы карар 1955 елның 24 сентябрендә чыга.

Үгетләүгә килгәндә, Ибраһимов, тормышны партия белән бәйләгән вакытта, Әмирхан Еники өчен иҗат итү шартларының иркенрәк булачагын аңлагандыр. Әмирхан ага зур фикер иясе. Аның бу мәсьәләдә үзенең карашы булган һәм ул үз фикереннән тайпылмаган.

Ибраһимовның әнисе Хәсәнә Заһидулла кызы
Ибраһимовның әнисе Хәсәнә Заһидулла кызы

Галимҗан Ибраһимовның туганнары турында мәгълүмат бармы?

– Галимҗан Ибраһимов хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында дөньяга килә. Авыл тарихы Ибраһимовларның нәсел тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Түрсәгәле елгасы белән Авыргазы елгасы килеп кушылган урманлы уйсулык җирләр 1756 елда старшина Солтанморат Янышевка бирелә. Янышевлар нәселеннән чыккан бу морза Себер даругасында старшина булып тора, соңрак почта хезмәтендә эшли, ат сәүдәсеннән налог җыючы була. Пугачев восстаниесен (1773-1775) бастыруда үзенең атлы отряды белән күрсәткән батырлыклары өчен 1776 елны ике алтын медаль белән бүләкләнә. 1775 елны "башкорт депутациясе" төркемендә патшабикә Әби патша (Екатерина II) белән дә күрешә.

Әлеге матур урыннарны ошатып, Янышев бирегә татарларны күчереп утырта. Авылга 1761 елда нигез салына һәм ул бик тиз үсеп китә. Галимҗан Ибраһимов дөньяга килгән чорда ул зур авыллардан санала.

Язучының бердәнбер улы дүрт яшендә үк үлгән

Мохтар Ибраһимов истәлекләренә караганда, аларның нәселе Әхмәт ахунны авылга имам итеп Бөре өязеннән чакырып китергәннән соң шушында төпләнә. Әхмәт ахунның улы Нурмөхәммәт, Эстәрлетамак өязенең Эстәрлебаш мәдрәсәсендә белем алып, шулай ук гомере буе авылда муллалык итә. Аның дүрт кызы һәм сигез улы арасында өченче бала булып дөньяга килгән Гыйрфан исә Уфадан ерак түгел Кыешлы авылында мәдрәсәдә укый, шунда мөгаллим булып урнашып кала, аннары Троицки шәһәрендәге Рахманкуловлар мәдрәсәсенә мөдәррис итеп чакырыла. Шәһәр кызы Бибихәсәнәгә өйләнеп, Солтанморатка әйләнеп кайта.

Галимҗан Ибраһимов менә шушы указлы мулла Гыйрфан хәзрәт һәм Троицк шәһәре кызы Бибихәсәнә гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Җиде баланың өчесе яшьли вафат була. Язучының бердәнбер улы дүрт яшендә үк үлгән. Әмма Башкортстанда аның туганнары бар.

– Галимҗан Ибраһимов Ялтада булганда аның янына Муса Җәлил килә. Озакламый Ибраһимов үлә. Аның үлеменә Муса Җәлил сәбәпче дигән фараз бар. Сез ничек уйлыйсыз?

– Аның янына татар язучылары, сәнгать әһелләре, зыялылары гел килеп йөри. Бу хакта тулы мәгълүматлар бар. Ибраһимовта булып киткәннәрнең күбесенең кулга алыну факты да мәгълүм.

Минем фикеремчә, сез телгә алган мондый фаразлар, Муса Җәлилгә генә түгел, башка шәхесләргә карата да әйтелә. Әмма бу четерекле мәсьәләләрдә бары тик фактлар гына алда тотылырга тиеш. Юкса без үзебез дә 1937 еллар гаепләүчеләренә охшап калырбыз.

Монда бит фаҗига шунда: шәхес культы, көчле шәхесләрне юк итү сәясәте Ибраһимовка үз язмышын язып бетерергә мөмкинлек бирми. Галимҗан Ибраһимов үзе ышанып хезмәт иткән, татар халкын яктылыкка, азатлыкка чыгарачак бердәнбер юл дип караган, хәтта шушы уртак көрәш өчен үзе кайчандыр дөрес дип санаган фикерләрдән, көрәштәшләреннән ваз кичкән инкыйлаби идеянең, коммунизм-социализм төзү идеологиясенең корбаны була. Ләкин шунысы да бар: үзен физик юкка чыгару әдип төзегән рухи дөньяны юк итә алмый.

Ибраһимовның төрле елларда чыккан китаплары
Ибраһимовның төрле елларда чыккан китаплары

– Шулай да, аның үлеме турында төгәл мәгълүмат юк бит. Без белгәннәре – 1937 елның 29 августында ул Ялтадагы торак йортында кулга алынып, авыру хәлендә этап белән Казанга озатыла һәм шәһәрнең Пләтән төрмәсенә ябыла. Әдипнең кулга алыну вакытында чекистлар тарафыннан төяп алып кителгән бай кулъязма архивы һәм шәхси китапханәсе исә НКВД подвалларында юкка чыга.​

– Бер яктан, хәзер аның кулга алынуы, үлеме турында рәсми документлар билгеле. Үлүе һәм гомум шартларда Арча зиратында күмелүе турында белешмәләр бар. Ләкин шәхес культы чорында кеше атып үтерелгән, ә белешмәгә башка төрле итеп язылган чаклар да еш булган. Мондый фактлар рәсми белешмәләргә карата шик уята. Бу фикер "Галимджан Ибрагимов: документы и факты; Галимджан Ибрагимов глазами молодых” (авт.-сост. М.-Х. Ибрагимов. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2012. – 336 с.) китабында да әйтелә. Аның авторы – әдипнең ерак туганы Марат Ибраһимов. Анда кулга алынуга, Казандагы госпитальдә үлүенә бәйле документлар шактый китерелгән. Ул шунда: "Язучының хәле кулга алынганда бик авыр була. Ул Казанга килеп җитә алдымы икән? Аның юлда үлеп калу ихтималы да зур. Димәк, башка җирдә күмелгән булуы да бар", дигән фаразларны да яза. Ләкин бу – исбатланмаган фараз.

– 130 еллыгы уңаеннан нинди чаралар планлаштырыла?

– Казанда Татарстан Фәннәр академиясе 25-26 апрельдә Галимҗан Ибраһимовның 130 еллыгына багышланган халыкара конференция уздыра. Чараны Тукай туган көненә туры китерү – кунакларга Туган тел бәйрәмен дә күрсәтү ниятеннән эшләнгән иде. Монда әдипкә бәйле тагын яңа фактлар яңгырар дип уйлыйм. Конференция өчен "Галимҗан Ибраһимов фотографияләрдә" дигән китап әзерләнә. Тормышын, иҗатын популярлаштыра торган ике телдә махсус басма булачак. Шулай ук Ибраһимовның моңа кадәр басылмаган язмалары бер китап итеп әзерләнә. Конференция материаллары да җыентык булып чыгачак.

* * * *

Белешмә

Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районына карый) Солтанморат исемле татар авылында туа. Галимҗан башта туган авылында белем ала, 3 сыйныфлы рус мәктәбенә дә йөри. 1898 елның көзендә әтисе Галимҗанны һәм аның бертуганын Оренбурдагы мәдрәсәгә илтә. 1905 елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла.

Аннары ул Уфага китә һәм "Галия" мәдрәсәсенә укырга керә. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге шул вакытта башлана. 1907 елда аның беренче хикәясе – "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" басылып чыга. "Галия"дән киткәннән соң, Ибраһимов Әстерханда була, Урал якларына бара, казакъ далаларына китеп, балалар укыта башлый.

Белемен күтәрү өчен һәм әдәби эш белән шөгыльләнү өчен 1909 елда Казанга килә. Шул елны язучы "Татар хатыны ниләр күрми" повестен иҗат итә. 1910-1911 елларда "Диңгездә", "Йөз ел элек", "Карак мулла" кебек хикәяләрен яза. 1912 елда ул беренче зур күләмле әсәрен – "Яшь йөрәкләр" романын тәмамлый. 1912-1914 елларда "Карт ялчы", "Көтүчеләр", "Табигать балалары" һ.б. бик күп әсәрләрен иҗат итә.

1912-1913 елларда Галимҗан Ибраһимов Киевта балалар укыта, белемен күтәрә. Студентларның яшерен оешмасында катнашканга 1913 елның апрелендә кулга алына. Шул елның җәендә төрмәдән чыгарыла, 1917 елның февраль инкыйлабына кадәр полиция күзәтүе астында яши.

1913 елның көзеннән башлап Галимҗан Ибраһимов Казанда "Аң" журналында эшли. 1914 елның февралендә яңадан Киевка китә. 1915 елның көзеннән 1917 елгы Февраль инкыйлабына кадәрге чорда Ибраһимов "Галия" мәдрәсәсендә укытучы булып эшли.

Язучы 1917 елдан инкыйлаб эшләре белән шөгыльләнә, Учредительное Собраниега делегат итеп, Бөтенрусия Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана. 1918 елда Милләтләр халык комиссариаты каршында төзелгән Үзәк мөселман комиссариатының рәисе Мулланур Вахитовның урынбасары була.

1917 елның маенда Мәскәүдә һәм июль аенда Казанда җыелган Бөтенрусия мөселманнарының ике корылтаенда катнаша. Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе утырышларында татарлар өчен җирле мохтарият идеясен яклап чыгышлар ясый.

Илдә тыныч тормыш башлангач, әдип иҗат эше белән шөгыльләнә, дәүләт һәм җәмәгать эшләрендә катнаша. Язучы каты авыруы сәбәпле, гомеренең соңгы ун елын Ялтада уздыра. Ул анда әдәби иҗат эшен дәвам иттерә.

Галимҗан Ибраһимов Сталин репрессияләренә эләгә. 1938 елда ул төрмә шифаханәсендә үлә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG