Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзерге вакытта оператив-эзләү чаралары үткәрелә, зыян суммасы ачыклана, диелә.
Полициягә гаризаларны сишәмбе Биектау офисы хезмәткәрләре язган. "Татар-информ" мәгълүматына караганда, гаризаларда 2016 елның 12 декабреннән 2017 елның 10 мартына кадәр офистан 3,5 миллион сум һәм 30 мең евро тирәсе урланган булуы күрсәтелгән.
Хәзерге вакытта әлеге мәгълүмат тикшерелә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.